Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словениядә чик бәхәсенә бәйле референдум уза


Словениядә Хорватия белән чик бәхәсен җайлау мәсьәләсенә кагылышлы референдум уза. Сайлаучылар узган ел ике ил башлыгының бәхәс халыкара арбитраж комиссиясе тарафыннан хәл ителергә тиеш дигән килешүне я хупларга, я кире кагарга тиешләр.

Сүз Пиран култыгындагы диңгез чиге турында бара. Словения халыкара суларга керү өчен туры мөмкинлек тудырылуын сорый. Шул ук вакытта Хорватия бу аларның сулары аркылы гына мөмкин дип белдерә.

Әлеге чик бәхәсе Хорватиянең Европа берлегенә керүенә бер киртә булып тора.
XS
SM
MD
LG