Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Израил "Рейчел Корри" корабындагы юлчыларны илдән чыгара башлады


Израил рәсмиләре карары белән "Рейчел Корри" корабындагы җиде кеше – алты Малайзия ватандашы һәм бер кубалы Алленби күпереннән Үрдүнгә чыгарып җибәрелгән. Бу хакта якшәмбе Би-би-си хәбәр итте.

Һуманитар корабтагыларның берсе Газзә сызыгына барып җитә алмауларына үкенү белдергән. Ул шулай ук төбәккә һуманитар ярдәм күрсәтү тырышлыкларыннан баш тартмавын әйтә.

Элегрәк активистлар аларның максаты Газзә сызыгы блокадасын ачу дигәннәр иде.

XS
SM
MD
LG