Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

Акчуриннар нәселе татар дөньясында киң танылган. Исмәгыйль Гаспралының хәләл җефете Зөһрә ханымнан алып, бүген дә Мәскәүдә яшәүче генералларга кадәр. Сембердә яшәүче бер төркем татар җәмәгатьчелеге Акчуриннар мирасы белән танышты.

Тик шунысы бар: бу шөһрәтле фамилияне йөртүчеләр үз бишекләренең бүгенге халәте белән кызыксынмыйлар да кебек. Юкса өлкә үзәгендәге архитектура һәйкәле булып танылган – Акчуриннар тарафыннан төзелгән Җәмигъ мәчетнең Фридман әфәнде кесәсендә кала бирүенә шул кадәр битараф булмаслар иде. Югыйсә, татар җәмәгатьчелеге берничә мәртәбә аларга да мөрәҗәгать итеп карады. Җаваплар гына булмады. Акчуриннарның Русия империясенә дә олуг хезмәтләр күрсәтүенә карамастан. Әйтик, аларның постау фабригы сугыштан башы чыкмаган Русия армиясен шинельләр өчен төп терәк булган.

Хәер, бу юлы сүзебез Акчуриннарның тамырлары булган урын – рәсми исеме Старое Тимошкино булган, ә халык әйтүенчә, Зөябаш авылындагы аларның мирасы турында. Зөябаш халкы үз мөмкинлекләре дәрәҗәсендә аны сакларга тырыша. Һәрхәлдә, Акчуриннарны онытмыйлар, аларның күркәм гамәлләре белән горурланалар һәм яшь буынга да шул ук хисне иңдерергә тырышалар.

Әйтик, мәктәп программасының төбәкне өйрәнү дәресләренең төп темасы – Акчуриннар мирасы белән таныштыру. Бу җәһәттән Мөслихә ханым Госманова: "Мәктәптә тарих дәресләрен минем киленем алып бара. Ул җирле тарихыбызга да зур игътибар бирә. Һәрхәлдә, мәктәп балалары Акчуриннарның кем икәнлеген, аларның изге гамәлләрен белә", диде.

Заманында шөһрәтле булып саналган фабриканың бүгенге хәле турында авылның хуҗалык бүлеге мөдире Шамил Ханов: " Барыш муниципалитеты үзенчә кайгыртырга тырышкандай, җимерелмәсен, дип җылытып торалар, саклыйлар шулай. Фабриканың бер бүлекчәсе генә эшли әлегә. Ә болай бик начар", диде.

Өйлә намазында сәяхәтчеләр дә катнашты. Намаздан соң анда да татарның киләчәге, Мәскәүнең яңадан-яңа явызлыкларына каршы тору чаралары турында әңгәмә булды. Кайтканда сәяхәтчеләр үз тәэсирләре белән дә бүлештеләр.

Мәскәү кунагы - “Ватан” фиркасе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев менә ни диде: "Әлбәттә, Акчуриннар – танылган шәхесләр. Чын аксөякләр. Үзләре килеп карасалар да комачауламас иде. Әйтик, генерал Акчурин Мәгариф департаментында ватанпәрварлык тәрбияләү белән мәшгуль. Мин аңламыйм: нинди вактанпәрварлык бу илдә, шушы заманада? Кемне якларга? Путин, Медведев, Абрамович, Вексельбергларнымы? Ә бирегә килмәде. Бераз татарлыкны күтәрергә иде дә бит. Күптән түгел телевидение Тукайның биредә булуы турында тапшыру бирде. Ә Акчуриннарның туган якларына кайтканнары да юк. Өлкән туганы чакырган бирегә килергә, кечесе бармаган", диде.

Мәскәүдәге Халык-демократлары фиркасенең үзәк координация шурасы әгъзасы Ринат Хафиз да килгән иде. Аның фикеренчә, күбрәк шулай тамырларыбыз белән танышырга кирәк. Ә инде өлкәннәргә үз тамырларын оныту килешми дә.

Танылган хокук яклаучы Сергей Крюков та үз фикерләре белән бүлеште. "Тәэсирләр бик күп һәм мәгънәле булды. Акчуриннарның Сембер якларыннан булуын беренче мәртәбә ишеттем. Күренекле шәхесләр ич алар. Татар интеллигенциясенең тамырлары тирән булганын белә идем. Әмма бу төбәкнекен юк. Чөнки, минемчә, моны яшереп тоталар. Һәм мин күренекле шәхесләр белән аралашуыма бик тә шат", диде Сергей Крюков.

XS
SM
MD
LG