Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

Сакмар районы Каргалы авылы буенда урнашкан урманда мөселманча ял итү көннәре 7нче тапкыр үтте. Берничә гаилә уйлап тапкан яңа бәйрәмдә, әлеге елны 500дән артык мөселман катнашты.

Бу көнне мөселманнар ел буена түземсезлек белән көтәләр. Әлеге елны да, ерак юлны якын итеп, мөселманнар төбәкнең төрле районнарыннан җыелды. Барысы да мөселманча киенгән. Яшьләре дә төрле иде: берничә айлык баладан алып туксан яшьтәге әби-бабайларга кадәр. Мөселманча ял итүнең дә бер үзенчәлеге бар: ир затлары бер якта булса, хатын-кызлар икенче якта ял итә.


Оештыручыларның берсе Каргалы авылы мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин бу чараның үзенчәлеге турында әйтте:

“Динебездә дә гыйбадәт кылу - ул намаз уку, сәдака бирү, ураза тоту гына түгел. Мөселманнарның башка эшләре дә гыйбадәткә санала. Беренче елны әлеге урынга берничә гаилә генә чыккан идек. Соңрак, безгә тагы 15 гаилә кушылды. Шулай итеп, бу юлы мөселманнарның саны 500дән артып китте.


Бер генә көнлек ял булса да, бу эшкә без бик җитди карыйбыз. Алдан ук бәйрәмнең көне турында төбәк мөселманнарына хәбәр итәбез. Спорт уеннарын үткәрү өчен урыннар билгелибез, балаларга уйнау өчен төрле уенчыклар алабыз, аларны йөртер өчен ат, арбалар әзерлибез.

Шунда ук намазга да басабыз. Аш вакыты җиткәч, барысын да пылау белән сыйлыйбыз. Гомумән , мөселманча ял итү көне Каргалы авылында ел саен үткәрелә торган бер матур гадәткә әйләнеп бара Бу көн кешеләр өчен физик яктан гына ял итү түгел, ә рухый ял да”, ди Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин.

XS
SM
MD
LG