Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Ижау шәһәренең Карл Маркс урамындагы иман йорты төзелешендә үзгәрешләр сизелеп тора. Хәзер мәчеткә ярымайлы манара куелды. Әлеге вакыйганы күзәтергә дин кардәшләребез дә күпләп килгән иде.

Быел Ижау шәһәре үзенең 250 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Тарихи мәгълүматларга караганда, Ижауда революциягә кадәр дүрт мәхәллә булган. Шәһәрдә гомер итүче мөселманнар мәчетләрдә гыйбадәт кылган һәм алар каршында оешкан мәдрәсәләрдә белем алган.

Тик Совет чорында мәчетләр җимерелгән. Бүген шәһәрнең Азина урамындагы иске мәчетне бабаларыбыз бер төндә сүтеп, яңа урында торгызган. Шушы мәчет күп еллар дин кардәшләребезгә тупланып яшәргә ярдәм итте. Соңгы елларда Ижауда тагын ике гыйбадәт бинасы җиткерелә. Аларның берсе – Петрова урамында инде сафка басты. Ижау шәһәренең Карл Маркс урамындагы иман йорты төзелешендә дә үзгәрешләр сизелеп тора. Хәзер мәчетне ярымайлы манара бизәде.

Төзелеп килүче иман йортын бизәп, бер ай элек алтын төстә манара калкып чыкты. Ә менә иман нуры бөркеп торучы ярымайны күптән түгел куйдылар. Әлеге вакыйганы күзәтергә дин кардәшләребез дә күпләп килгән иде.

Мәчет төзелешендә актив катнашучылар алтын төсендәге ярымайны, аны утыртасы шарны, башка җиһазларын кабат-кабат тикшереп, аны ныгыту ысулларын карадылар.

Ниһаять, күптән көтелгән мизгел - кран әрҗәсенә утырып мәчет салу эшләрен әйдәп баручы, Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе Фнүн Мирзаянов ярдәмчесе белән саналган минутларда манараның очына менеп җитте. Алар зур саклык белән манараның өстенә ярымайны беркетеп куйды. Алтын төсендәге ай өстендә кояш нурлары чагылып-чагылып китә, алар җыелган халык күңелен тагын да рухландырды дип әйтсәк бер дә ялгыш булмас.

Фнүн Мирзаянов: “Бу халыкның күңеленә сакланып калырлык вакыйга булып калачак”, диде журналистлар белән аралашканда.


Мәчет манарасының тимер каркасын милләттәшебез Фердинант Мортазин ясатты. Аны кыйммәтле металл белән Чиләбе төбәге осталары махсус технология ярдәмендә уратып алды. “Алар манараның да, ярымайның да матур килеш саклануына 50 ел гарантия бирәләр”, дип ассызыклап үтте мәчет төзелеше Фонды рәисе Нәгыйм Каюмов.

Мәчет төзелешенең иң мөһим эшләрен башкаруда күп милләттәшләребез, оешмалар катнашты. Аларга мөфтият тә, төзелеш фонды әгъзалары да чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

“Бу аерым бер кеше эше генә түгел. Оешмалар, милләттәшләребез үз өлешен кертергә тырышты”, диде Фнун Мирзаянов.

Манарага ярымайны беркетү тантанасында Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт: “Мәчетләр барлык дин кардәшләребезне бердәмлеккә өндәп, тыныч, матур, гореф-гадәтләребезне үтәп яшәргә мөмкинлек бирер”, дип басым ясады.

Әле мәчетне сафка бастырыр өчен бихисап эшләр башкарасы бар. Бүгенге көндә төзүчеләр гыйбадәт йортының эчен матурлау белән мәшгуль. Мәчетнең манарасы булды, әле тагын аның гөмбәзен матурлап ясатасы бар. Бу эштә дә Фердинант Мортазин кебек эшкуарлар табылыр дигән өметтә мәчет төзелешен әйдәп баручылар.

Төзелешне дәвам итү һәм аны сафка бастыру өчен матди ярдәм генә түгел, милләттәшләребезнең кул көче дә кирәк. “Төзелеш мәйданын тәртиптә тоту өчен һәр көн эшче куллар кирәк”, диде мәчет төзелеше Фонды әгъзасы Илсур Закиров. Биредә еш кына өмәләр оештырыла. Өмәдә өлкәннәр дә, яшьләр дә күп катнаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG