Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президенты Мисыр президенты белән очрашты


Мисырның Шәрм әш-Шәйх шәһәрендә илнең президенты Һөсни Мөбәрәк АКШ вице-президенты Джо Байден белән очрашты. Байден җитәкчелегендәге төркемгә шулай ук Ак Йорт вәкилләре һәм иминлек киңәшчеләре кергән.

Бу очрашу Ак диңгездә Израил гаскәрләренең фәлестиннәргә ярдәм илтүче көймәләргә һөҗүм итеп 9 кешене үтерү вакыйгасыннан соң оештырылды.

Мисыр соңгы елларда Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эшендә фәлестин белән Израил арадашчысы һәм АКШның мөһим тарафдары булып тора.
XS
SM
MD
LG