Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Израил гамәлләренә халыкара тикшерү таләп итә


Фәлестиннәргә ярдәм илткән көймәләргә һөҗүм итеп 9 кешене үтергән Израил хәрбиләренең гамәлләрен тикшермичә Израил белән Төркия арасында мөнәсәбәтләрнең элекке хәленә кайтуы мөмкин түгел, дип белдерде Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу.

Һәлак булган активистларның барысы да төрекләр иде.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Ак диңгездә булган хәлләрне тикшерү өчен халыкара комиссия җыярга чакырган иде. Израил бу тикшерүне кире какты.

“Тикшерүне кире кага икән – димәк Израилнең яшерәсе әйберләре бар”, диде Төркия министры.

Бүген Истанбулда иминлек мәсьәләләренә багышланган җыен ачыла. Егерме ил башлыклары алдында Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат һәм Русия премьер-министры Владимир Путинның чыгышлары көтелә. Җыенда Израил белән Төркия арасындагы соңгы киеренкелек турында да сөйләшү булыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG