Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөслимәләр өчен туй кибете ачылды


Казанда мөселман кәләшләре өчен беренче кибет-салон ачылды. “Ләзизә” кибете мөслимәләр өчен никах күлмәкләре, аларның әниләре һәм иптәш кызлары өчен туй киемнәре тәкъдим итә. Кәләшләр кибеттә сатылган күлмәк һәм баш яулыкларын сайлап ала яки үзләре өчен генә тектерә ала.

Салон киләчәктә мөселман туйларында рәсем һәм видеога төшерү, туйларны алып бару һәм бизәү кебек хезмәтләрне җайга салырга җыена.
XS
SM
MD
LG