Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Украина мөслимәләренә яулык бәйләп рәсемгә төшү рөхсәт ителмәде


Киев мәхкәмәсе Бахчысарайда яшәүче Сусанна Исмаилованың яулык бәйләп паспортка рәсемгә төшүне сорап биргән гаризасын кире какты.

Мәхкәмә карарында “Сусанна Исмаилованың хокукы бозылуына дәлилләр юк, ханымнар һәм кызлар паспорт фотоларына яулыксыз төшәчәк”, диелгән.

Исмаилова бу карарга ризасызлык белдереп үз шикаятен югарырак мәхкәмәгә бирергә җыена.

АКШ һәм Европада, шулай ук Татарстанда мөслимәләр паспортка яулыкны салмый төшү хокукы өчен көрәшеп мәхкәмәләрне җиңде.

XS
SM
MD
LG