Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фарсы култыгында беренче татар рестораны ачылды


Берләшкән гарәп әмирлекләренең берсендә - Әш-Шәрика әмирлегендә “Казан” рестораны ачылды.

Әс-Сиф кунакханәсендә урнашкан бу ресторанда татар ашларын Татарстан һәм Төркиядән килгән осталар әзерли.

“Казан” рестораны хуҗасы һәм Дубай милек агентлыгы башлыгы Исмагыйл Шәнгәрәев Гарәп әмирлегендә “кечкенә Казан” булдырган.

“Яңа ресторан ашап чыгу урыны гына түгел, татар мәдәнияте һәм сәнгате белән танышу урыны да булачак. Әш-Шәриканың бу иң гүзәл почмагында – Фарсы култыгы яр буйларында кунаклар күп була. Алар хәзер татар ашлары белән таныша алачак”, диде Исмагыйл Шәнгәрәев.
XS
SM
MD
LG