Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Соңгы вакытта ВИЧ-инфекция белән авыручы хатын-кызлар саны арта. ВИЧ-инфекцияле кешеләрдән туган балалар, ятимнәр саны да ишәя. Бу күренешләр төрмәдән кайткан кешеләр белән җенси мөнәсәбәткә керү, гаилә кору белән аңлатыла. Чаллыда моннан 10-12 ел элек ВИЧ-инфекция авыруы билгеләнгән кешеләрнең үлеме дә кисәк арта бара.

Шәһәрнең СПИД үзәге мәгълүматларына караганда, ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 1600гә якынлашып килә. Бу күрсәткеч якын тирәдәге район-шәһәрләрдә дә арту ягында тора. Мәсәлән, чиста татар районы саналган Сарман районында гына да авыручылар саны 70тән артып китә. Элегрәк, СПИД белән авыручылар арасында ир-атлар өстенлек итсә, күренеш үзгәрә бара, 100 авыруның 50се ир-ат, 50се хатын-кыз.

20нче гасыр чиренең Чаллы төбәгендәге гомуми торышы хакында Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов “Азатлык”ка түбәндәгеләрне җиткерде.

“Хәзер Чаллыда 100 мең кешегә 300дән артык ВИЧ-инфекцияле авыру туры килә, ягъни, һәр мең кешенең 3се авыру. Аларның 70%ты 20-40 яшьләр арасында һәм авыруны җенси юл белән алалар. Соңгы 5 айда ВИЧ авырулы аналардан 13 бала туды, тагын 17 ана чиратка басты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Сарман районында 70тән артык кешедә ВИЧ булуы ачыкланды. Менделеевта 81, Мөслимдә 10 кеше. Хәзер исәпкә алынучыларның яртысы хатын-кызлар. Монысы төрмәдән кайткан ир-атлар белән җенси мөнәсәбәткә керү, гаилә кору нәтиҗәсе.

ВИЧ-инфекция ачыкланганнан соң, авыруның уртача гомере 10-12 ел. 1999-2001 елларда 700ләп кешене исәпкә алдык. 2008 елда 30 кеше үлсә, узган ел 35, быелның биш аенда 25 авыру үлеп китте. Хәзерге вакытта 200ләп авыру антиретровирус терапиясе (АРВТ) ала. Шушы дәва өчен ел буена бер авыруга 300 мең сум чамасы акчаны Русия казнасы бирә”, диде Галимҗан Зарипов.

Мәгълүматлар буенча, Русиядә 500 000 ВИЧ белән авыручы кеше исәпкә алынган. Шуларның 20%ы антиретровирус терапиясенә мохтаҗ. Ләкин бу дәваны Русиядә 24 мең авыру гына ала. Тагын Чаллы җирлегенә кайтыйк. Биредә ВИЧ-авырулардан 143 бала туган.

Шуларның 5сенә генә авыру диагнозы куелган. Таза булып туган 8 баланың авыру ата-анасы үлгән. 5 наркоман ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. ВИЧ-авырулы 12 хатын-кыз балаларын тудыру йортында калдырган. Хәзер СПИД үзәгендә 34 сабый күзәтү астында. Аларга яшь ярым тулгач кына авырумы, юкмы икәнен ачыклау мөмкин булачак.

XS
SM
MD
LG