Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:50

Җанисәпкә 4 ай вакыт калып бара. Русиянең милли сәясәте өчен мөһим булган бу чарага әзерлек дәрәҗәсе милли республикаларда бердәй түгел. Май аенда Татарстан язучылары быелгы җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Татарстанда җанисәпкә әзерлекнең сүлпәнлеге: матбугатта бу темага багышланган язмаларның сирәк күренүе, татар халкының җанисәптә катнашуы фәнни яктан тәэмин ителмәве татар зыялыларын да борчый башлады. Язучыларының татар халкына мөрәҗәгате беренче булып “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан” газетларында басылып чыкты, аннан соң matbugat.ru сәхифәсендә дөнья күрде.

Мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар: “Быелгы халык санын алу, республикаларның болай да юк дәрәҗәсендәге мөстәкыйльлеге тәмам бетерелеп, милли мәгариф бик нык тарайтылган бер чорда үткәрелә. Халык исәбен алуны да шушы максатка ярашлы итеп үткәрү куркынычы бар.

Коткыга да, басымга да, мәкер-хәйләгә дә бирешмик, газиз милләттәшләр! Тарихи бергәлегебезне, бердәмлегебезне тирән аңларга кирәк: бербөтен татар милләтенеке булу үз кавемеңнән – этник-этнографик төркемеңнән йөз чөерү түгел ул.

Без бергә булганда гына үзенчәлекле тарихи этник-этнографик йөзебезне, ягъни туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз. Моны балаларыбыз-оныкларыбызга да аңлатыйк. Безне олы тарих, уртак әдәби тел, уртак культура, уртак яшәү рәвеше берләштерә.

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!..”, диелә Татарстан язучыларының татар халкына мөрәҗәгатендә.

Аның проект авторларының берсе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Гәрәй Рәхим мөрәҗәгать – узган җанисәптәге хаталарны кабатламау, бүлгәләнүдән саклану өчен кирәк булды, ди.

"Бер тамырдан, уртак язмыштан без..." китабының корректурасы
“2010 елның октябрендә Русиядә халык санын алу турында карар кабул ителгәннән соң, язучылар уйлана калды. Ни өчен дигәндә, халык санын алу турыдан-туры аның үз мөмкинлекләреннән генә, үзенең теләгеннән генә чыгып эшләнми бездә. Инде берничә халык санын алу булды, ул 9-10 ел саен булып тора. Шушында Мәскәүдәге фәнни этнография институтлары безнең халыкка, татар халкы ул татар гына түгел, ә бик күп төрләргә бүленгән халык дигән махсус тәкъдим кәгазе чыгара.

Узган сан алу вакытында безне – татар халкын 45 төргә бүлделәр. Ә монысында йөзгә якын. Анда шулкадәр гайре табигый раслаулар бар ки, әйтик, башкорт татары, татар башкорты.

Аларны татар халкы исеменә кертмичә, татар үзенә бер юлда языла, мишәр, керәшен – һәркайсы аерым юлда языла һәм шулай итеп боларны төрлесен төрле итеп бүлгәлиләр дә, әгәр кешеләр үзләрен шушы исемнәр белән сан алуга кертә икән, димәк, бу татар халкының гомуми санын төгәл күрсәтми. Киметә. Бөтен максат менә шушында: татар халкының гомуми санын киметү.

Без, язучылар, бу һич кенә дә дөрес түгел дип санадык, чын мәгънәсендә каршы килдек. Һәм идарә утырышында җыелышып татар халкына мөрәҗәгать кабул иттек.

Аның төп максаты – татар халкын төрле этник һәм конфессиональ төркемнәргә бүлмичә, бары тик татар дип кенә язылу. Менә шушы мөрәҗәгать белән без халкыбызга үз сүзебезне әйттек”, ди Гәрәй Рәхим.

Мөрәҗәгать чыкканнан соң, милли зыялылар арасында бу теманы тикшерү, мөнәсәбәт белдерү сизелмәде. matbugat.ru сәхифәсенең фикер алышуында аның әллә ни зур кызыксыну уятмавы күренә: анда 13 кенә кайтаваз бар. Гәрәй Рәхим милли мәгълүмат чаралары мондый чакта актуаль теманы дәррәү күтәреп алмауларына борчылу белдерә.

“Татарстанда халык санын алуга әзерлек эшләре сүлпәнрәк бара. Чын күңелемнән әйтәм, бу мәсьәләдә Башкортстанны мактыйм. Алар үз халкын дөньяга күрсәтү өчен бик күп эшлиләр.

Ә бит сан алу кампаниясе бик зур эш. Аңа бөтен яклап әзерләнергә кирәк. Моның өчен эшләргә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, безнең республикада бу эш эшләнеп бетми. Язучыларның мөрәҗәгать белән чыгуы шушының белән дә бәйле булды. Без аны нинди дә булса мөнәсәбәт күренсен иде дигән уй белән дә кабул иттек.

Шунысы да бар: мөрәҗәгатьтә сан алуның тарихы да, бүгенгесе дә күрсәтелә һәм аны дөрес алып баруга юл күрсәтелә. Ул күпкырлы мөрәҗәгать.

Ул “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газетларында басылып чыкты. Шуңа безнең укучылар да, фән кешеләре дә, иҗат кешеләре дә үзләренең мөнәсәбәтен белдерми. Бу бик гаҗәп әйбер.
Китап басмага әзер. Аның эче дә төсле булачак


Аннан соң без аны рус телендә бастырырга тырышып карадык. Аны рус газетлары басмый. Шушы көннәрдә “Республика Татарстан” газеты чыгарыр дигән өметебез бар. Бу яктан безнең республика гаять тә мөһим, язмышыбызны билгеләячәк хәрәкәттә сүлпәнлек күрсәтә”, ди Гәрәй Рәхим.

Татарстанда җанисәпкә әзерлек ни өчен сүлпән бара, дигән сорауга Гәрәй Рәхим оештыру эшләренә игътибар бирмәүдә, ди. Шулай ук башка сәбәпләрне дә күрсәтә: “Икенчедән, кайберәүләр без, татар халкы, болай да бик зур халык, зур халык булудан туктамаячакбыз, ди. Ләкин сүлпәнлек шул зурлыкны бәләкәйләтергә мөмкин”, ди ул.

Татарстан Язучылар берлеге җанисәпкә уңаеннан “Бер тамырдан, уртак язмыштан без...” дигән китап әзерләгән. Китап ике телдә. Анда язучыларның татар халкына мөрәҗәгате һәм татар шагыйрьләренең халкына багышлап язган шигырьләре, дөньякүләм билгеле шәхесләрнең, дөнья әдәбияты әдипләренең татарлар турында әйткән сүзләре тупланган.

Бу китап 50 мең данәдә төсле булып, зур форматта чыгачак. Китапның төзүчесе Гәрәй Рәхим җыентык шушы өч көндә нәшер ителеп, сабантуйларда халыкка таратылачак, диде. Җанисәп башланыр алдыннан тагын шулкадәр үк бастырылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG