Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты 14 июньдә беренче утырышка җыелачак


Март аенда узган сайлаудан соң Гыйракның яңа парламентының беренче утырышы 14 июньгә билгеләнгән. Бу хакта президент Җәләл Талабани белдерде. Сайлау нәтиҗәләре 2 атна элек игълан ителгән иде.

Әлегә кадәр Гыйрак премьер-министры урынына кемнең билгеләнәчәге мәгълүм түгел. Зур ихтимал белән бу урында элекке премьер Нури әл-Мәлики калыр, дип фаразлана. Аның сайлауда икенче урын алган тарафдарлары өченче килгән шигый партияләр блогы белән коалиция төзү турында килеште.

Әмма сайлау вакытында иң күп тавыш алган Әйяд Әлләви көчләренең дә хөкүмәт төзү ихтималы зур, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG