Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә дәүләт хезмәткәрләре каршылык чарасына чыкты


Испаниядә бүген дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр хөкүмәтнең кризиска каршы чараларына протест белдереп урамнарга чыкты. Каршылык чарасында дәүләт эшендә булганнарның 75% катнаша. Алар хакимияттәге социалистик партиянең хезмәт хакларын 5% киметү турындагы карарына ризасызлык белдерә.

Урам җыеннарында катнашучылар моның белән Испания икътисадын саклап калып булмаячак, дип саный.

Испаниядә бюджет дефициты 12% җитте. Еврозонада бу дефицит 3% артмаска тиеш. Европа Берлеге Испания хакимиятләрен катгый чаралар күрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG