Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:57

Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгәнгә 90 ел тулды. Ни гаҗәп, соңгы 20 ел эчендә республика турында суверенлык, мөстәкыйллек, яңа төзелгән дәүләт дигән фикергә күнеккән идек. Совет заманындагы Татарстанны тәнкыйть күзеннән карап, узган гасырдагы вакыйгаларны, тарихны яңача бәяләү дә гадәткә керә башлаган иде. Ә чынлыкта хәлләр ничек соң?

Римзил Вәли. Совет Татарстанының төзелүе турындагы чараларның күтәренке үтүе һәм бу турыда басылган материалларның, экспозицияләрнең, музей-күргәзмәләрнең, докладларның, фәнни киңәшмәләрнең күплеге төрле уйларга этәрә.

Чыннан да, 90 еллык тарихыбызны ничек бәяләргә? 70 ел дәвамында Советларның кызыл байрагы астында яшәгән Татарстан ничек төзелгән һәм татар халкы тарихында нинди эз калдырган? Менә шушы хакта тарих фәннәре докторлары Дамир Шәрәфетдинов һәм Айдар Хәбетдинов белән сөйләшәбез.

Дамир Шәрәфетдинов.
Татарстан фәннәр академиясендә “Татарстан дәүләтчелеге, тарих һәм чынбарлык” дигән конференция үтте. Анда да ТАССР нинди булган? Аны уңай бәяләргәме, әллә киселгән бер автономия кисәге генә дип карарга кирәкме, дигән сораулар куелды.

Римзил Вәли.
Бу турыда бер генә карашмы, әллә тискәре карашлар һәм тәнкыйть тә бармы?

Дамир Шәрәфетдинов.
Нигездә бер төрле караш булды. ТАССР төзелү татар халкы тарихында күренекле бер вакыйга итеп каралды.

Римзил Вәли. Совет Татарстанын татар халкының үзгә бер дәүләтчелеге дип атарга буламы?

Дамир Шәрәфетдинов. Бу мәсьәлә турында бик уйландыра торган фикерләр булырга мөмкин.

Римзил Вәли. XVI-XIX гасырда татар халкының дәүләткә охшаган берәр оешмасы, империя бюджетыннан нәрсә дә булса алу фактлары булганмы? Татарларны югары дәүләт эскәмиясенә утыртканнармы?

Дамир Шәрәфетдинов.
Бу турыда минем мәгълүматым юк. Рус империясендә татарларга юл ачык булмаган. Без укыганда мәктәптә дә, институтта да татарлар турында сүз чыккач, Русиядә алар белем буенча 72 нче урында тора дип өйрәтәләр иде. Монда сүз аларның урыс телен белү-белмәүләре турында барган.

Римзил Вәли.
Димәк, гарәп телен, ислам дине догаларын белү белемгә саналмаган.

Дамир Шәрәфетдинов. Әйе, саналмаган. Бу яктан караганда, американнар да, инглизләр дә рус телен белеп бетерми.

Римзил Вәли. Димәк, татар халкы совет чорына әзерлекле һәм тәҗрибәле булып кергән.

Дамир Шәрәфетдинов.
Идел буенда һәм гомумән Русиядә иң белемле халыкларның берсе дип саналган.

Римзил Вәли.
Татар-башкорт республикасы, Идел-Урал штаты төзү омтылышлары булган. Аңа юл куймаудан соң Татарстанны төзү фаҗигамы, әллә яңа дәүләт юлымы?

Дамир Шәрәфетдинов.
Ике төрле карарга мөмкин. Беренчедән, татар халкы Ленин алып барган сәясәткә чын күңелдән ышанган, чөнки ул чакта аның бернинди дәүләтчелеге булмаган.

Шул уңайдан мин Мирсәет Солтангалиев турында берничә сүз әйтәргә телим. Ул чын күңелдән шуңа ышанып Татар-башкорт республикасын төзүдә актив катнашкан. Әмма Солтангалиев Ильяс Алкинга каршы чыккан. Бу вакытта Зәки Вәлиди кебек Ленин һәм Совет хөкүмәте алдында ультиматум да куя алалар иде. Алкинның кул астында 50 меңнән артык гаскәр булган. Соңыннан Солтангалеев күп тапкырлар: “Без Алкинга каршы чыгыш ясап, дөрес эшләмәдек”, дип әйткән.

Римзил Вәли.
Ул гаскәрләр кемнәрнеке булган? Татарларныкымы, әллә башкортларныкымы?

Дамир Шәрәфетдинов.
Казанда да бер полк, башкортларда да бер полк булган. Зәки Вәлиди 1919 елда бик дөрес файдаланган. Килешү буенча түгел, ә үз фәрманы белән кече Башкортстанны төзегән.

Айдар Хәбетдинов.
Казан ханлыгы җимерелгәннән соң татарларда бернинди дә туфраклы мохтарият булмаган. Автономиянең өч төрле формасы бар. Берсе – туфраклы, икенчесе – милли-мәдәни һәм өченчесе – дини.

Татарларның үз дини мохтарияте булган. Әмма Татарстан дигән төркем большевиклар белән бәйләнмәгән, чөнки 1917 елда Уфада милли шураның лидерлары Гомәр Терегулов һәм Галимҗан Ибраһимов башыннан ук Татарстан дигән штат турында сүз әйткән.

Казан кешеләре, бигрәк тә Ильяс Алкин, аны Идел-Урал штаты дип атады, чөнки бер ук җирдә татарлар гына түгел, чуашлар, марилар да яшәргә тиеш.

Татар элитасындагы Садри Максуди, Гаяз Исхаки кебек кешеләр большевикларга ышанмаган. Гаяз Исхаки октябрь революциясенең беренче көннәрендә үк большевикларны миссионер Ильминский оныклары дип атады.

Ильяс Алкин бик йомшак күңелле кеше булган. Ул гражданнар сугышын да хупламаган. Ә Зәки Вәлиди дә һәм Мирсәет Солтангалеев та гражданнар сугышына әзер кешеләр. Алар кешеләрне кызганмаган. Зәки Вәлиди большевиклар белән бергә булган. Татар элитасы тынычлык өчен көрәшкән.

1918 елда да, 1990 елда да татар милли лидерлары үзенең дәүләтчелеге турында уйлаган. Ике төрле вариант булган. Беренчесе – корал. Бу Зәки Вәлидиның юлы. Икенчесе, татарныкы – бу килешү белән хәл итү. Шуңа күрә бездә 1918 елда да, 1990 елда да бернинди сугыш булмаган.

Кече Башкортстанны алганда урыс һәм әрмән гаскәрләре килгән. Күп кеше үтергәннәр.

Римзил Вәли.
1920 елда декрет белән Татарстан республикасын төзү мәҗбүри чигенүме, әллә үзенә күрә җиңү булганмы?

Дамир Шәрәфетдинов
Дамир Шәрәфетдинов. Аны алга таба бер зур адым дип атарга кирәк. Җиңү дип әйтүдән бераз шикләнәм мин.

Фәннәр академиясендә үткән конференциядә дә бу хакта күп сөйләделәр. Мин аерып Мәхмүт Гәрәевнең, академик Индус Таһировның, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимовның чыгышларын әйтер идем. Алар кызык фикерләр белдерде. Татарстан үрнәгендә башкаларга да үз республикаларын сакларга кирәк икәнлеген әйттеләр.

Римзил Вәли. Тарихны үзгәртеп булмый. Тарихта шартлы фигыль кулланылмый. Айдар әфәнде, татар халкына Совет Татарстаны файда китергәнме, әллә зыян салганмы?

Айдар Хәбетдинов. Минемчә, совет чоры – бик фаҗигале чор. XX гасыр башында һәр гаиләдә сигезәр-унар бала булган. Хәзер гаиләләрдә күпме бала үскәнен үзегез беләсез.

Совет Татарстанын уңыш дип тә атарга мөмкин, чөнки татар халкының хәзер күп белгечләр, бик көчле индустриясе бар. Моның өчен совет чорында татар халкы бик күп эшләгән.

Ике төрле лидерлар булган. Алкин, Садри Магъсуди, Гаяз Исхаки кебек лидерларның идеаллары көнбатыш демократиясе һәм социаль дәүләт булган.

Мирсәет Солтангалеев һәм Зәки Вәлиди – бөтенләй башка рәвештәге лидерлар. Алар өчен дәүләт үзе түгел, ә хакимият мөһим булган.

Бу ике катлам хәзер дә саклана. Аллага шөкер, руслар һәм татарлар үзара сугышмыйлар. Кавказ якларын карагыз, анда көн саен кеше кешене үтерә. Шуңа күрә, минемчә, Татарстан тарихы бөтен Русиягә иң яхшы үрнәк.

Римзил Вәли.
70 ел Совет Татарстанында яшәгәннән соң татар халкы нинди үзгәрешләрне кичергән?

Айдар Хәбетдинов.
Минемчә, иң зур уңышыбыз – урбанистик революция. Хәзер татар халкы – ул югары белемле һәм күп кеше шәһәрдә яши.

Совет хакимиятенә кадәр бүгенге Татарстанда җирләрендәге татарларның 4% гына шәһәрләрдә яшәгән. Алар сәүдәгәрләр, имамнар булганнар. Татарлар арасында инженерлар, югары белемле табиблар, югары квалификацияле эшчеләр, югары һәм урта белемле укытучылар булмаган.

Римзил Вәли.
Ә хәзер татарлар шәһәрләргә күчеп бетеп бара инде.

Айдар Хәбетдинов. Садри Макъсуди, ислам цивилизациясе – ул башыннан ук шәһәр цивилизациясе икәнне бик яхшы аңлаган. Хәзер безгә көчле шәһәр цивилизациясе булдыру кирәк, югыйсә татар халкы удмуртлар, мордвалар хәленә калырга мөмкин. Аларда шәһәр цивилизациясе юк бит.

Римзил Вәли.
Шәһәр мәдәнияте, мәгърифәте формалашу юлын узып барабыз инде, шулаймы...

Айдар Хәбетдинов. Минемчә, XX гасыр башында татарның бик көчле мирасы булган. Совет чоры аңа начар йогынтысы ясаган. Хәзер безнең, Аллага шөкер, классик музыкабыз, классик әдәбиятебез бар.

Римзил Вәли. 1920 елдан соң мәдәнияттә, фәндә, мәгърифәттә, матбугатта нинди үзгәрешләр булган?

Дамир Шәрәфетдинов. Бу үзенә күрә ренессанс вакыты. 1930-1940 елларда бу кими бара. Хрущев вакытында газетларның тиражлары унар тапкыр үсеп китте. Хәзер яңадан кимеп бара. Ләкин бүген тиражларга гына карарга кирәкми. Интернет бар бит.

Римзил Вәли. Мәдәниятне Совет власте биргәнме?

Айдар Хәбетдинов. Татар театры революцияга кадәр үк булган. Русия империя кануннары буенча мөселманнар югары һәм урта мәктәпләрдә укытучы булып эшли алмаганнар.

Дамир Шәрәфетдинов. Минем фикерләрем Айдар әфәнденең фикерләренә бер мәсьәләдә туры килми. Солтангалеев республиканы төзегәндә, чыннан да, бик үк дөрес юл белән бармаган. Чит илләрдә Солтангалеев – ул Татарстанның визит карточкасы. Карл Марксның, Ленинның төп теоретик йомгакларын Солтангалеев юкка чыгара. Вакыт күрсәтте, ул дөрес юлда булган. Ике елдан аның 120 еллыгы була. Без бик зур конференция үткәрәчәкбез.

Римзил Вәли. Тарихчылар Дамир Шәрәфетдинов, Айдар Хәбетдинов икесе үзара сөйләшкәндә дә бәхәсләр килеп туа. Вакыйгаларга төрле бәяләр бирелә. Башка тарихчыларның фәнни-практик конференцияләрдә, берничә күргәзмәдә дә Татарстан республикасы төзелгән тарихка, 1920 елда булган вакыйгаларга төрле мөнәсәбәт. Һәм аларның далилләре дә, документлары да, фактлары да төрлечәрәк. Ләкин омтылышлар уртак - татар халкы дәүләтчелек тели.

Идел-Урал штаты да, Татар-башкорт республикасы да, Русия белән ассоциацияләнгән ресублика, автоном респулика булса да, ул дәүләтчелекнең берәр формасын табарга омтылуны күрсәтә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 27 майда Казанда булган тантаналы җыелышта Татарстан ресубликасы турында: “1920 елда татар дәүләтчелеге тарихында яңа сәхифә ачылды. Илнең сәяси картасында яңа республика барлыкка килде. Русиянең иң күп санлы халыкларның берсе булган татар халкының исеме республика исеменә әйләнде. Татар теленең статусын күтәрү, яңа милли кадрлар тәрбияләү максатында мөһим чаралар күрелде. Кызганычка каршы, сәяси һәм мәдәни казанышлар милли сәясәт өлкәсендә тиешле чаралар белән ныгытылмады. Мәдәният үсешенә идеология киртәләре куелды. Милли мәгарифне кысу өчен сәбәпләр табылды”, диде.

Тантаналар үтәр. Әмма бүгенге Татарстан һәм аннан алдагы Татарстан, 1920 елда төзелгән Татарстан республикасы һәм аңа кадәр булган инкыйлаб чорындагы вакыйгаларга игътибар кимемәс. Чөнки дәүләтчелек идеясе яңа каршылыкларга очрый һәм милли җәмәгатьчелек киләчәк турында уйлаганда кагыйдәләр, алга китү юллары да табылып бетми.

Бу әңгәмәнең төп гыйбрәте шул - әгәр дә син татар булып тугансың икән, үзенең дәүләтләреңнең тарихларын белергә тырыш. Атилла чоры, Төрки каһанлык, Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм ханлыклары, Ногай Урдасы төзелгән чорлар. Болар барысы да татар халкының формалашу, үсеше һәм дәүләтчелекне күрсәтә торган тарихи сәхифәләр. Аларны мәктәп балалары да, студентлар да, гаилә төзегән милләттәшләребез дә белсә, мөгаен, татар халкы үзенең кыйбласын һәм дәүләтчелеккә омтылышын югалтмас.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG