Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан: Сабантуйлар тәмамланды


Чуашстан татарлары бу көннәрдә сабантуй бәйрәмнәренә Яңа Чабаксарда йомгак ясады. Алты меңләп татар яшәгән бу шәһәрдә быел республика Сабан туе узды. Аңа кадәр татарның милли бәйрәме авылларда узды.

Озын куак Сабан туе

Бу авылда Чуашстан татарларының быелгы иң беренче сабан туе зурдан уздырылды. Соңгы елларда Озын куак авылы зур күтәрелеш кичерә. Элек хуҗасыз калган авыл җирләренә яңа хуҗа килгәч, бу авылда милли тормыш соңгы ике елда җанланып китте. Русия татар авыллары берләшмәсе рәисе Рәшит Сәнҗәпов җитәкчелегендәге “Тормыш” дип аталган агрофирма авылның бөтен тормышын алып бара. Сабантуе бәйрәмен дә бу авылда “Тормыш” оештырды.

Май азагына таба ук узган сабантуена Озын куак авылы бөтен кыр эшләрен тәмамлап керде.

Рәшит Сәнҗәпов "Азатлык"ка быелгы Озын куак сабан туе үзенчәлеген аңлатты:

“Чуашстанда да, Русиядә дә Озын куак сабантуе быел иң беренче булып уза. Авыл җирле идарәсенә ике авыл керә. Шуларның берсе чуаш авылы. Алар да куансын дип бәйрәмне ике халыкны туплап оештырдык. Быелгы сабантуеның үзенчәлеге шунда булды. Ничек бергәләп эшлибез, бергә яшибез, шулай итеп бергә ял итәргә дә булдык. Элек аерым уздыра идек.

Сабантуе бәйрәмнәре елдан-ел татар авылларында күбрәк уза башлады. Моны статистика да шулай күрсәтә. 90 елларда сабантуйлары әзрәк кенә тукталып калган булса, хәзер яңарыш күзәтелә. Авыллардан чыккан эшмәкәрләр үз авылларын күтәрергә тырышалар. Андый мисалларны шактый китереп була.

Киләсе елда Русия татар авыллары сабан туе Чуашстанда узарга тиеш. Анысын да зурлап-матурлар үткәреп җибәрәчәкбез. Булдырабыз без аны,” диде Русия татар авыллары берләшмәсе рәисе Рәшит Сәнҗәпов.


Озын куак авылында узган сабан туенда Казаннан татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка күпсанлы кунаклар катнашты.

Сабантуе күренешләре аэропланнан фотога төшерелде. Моннан тыш, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте махсус баш киемнәре, түштамга һәм башка күпсанлы сувенирлар әзерләгән иде.

Әле башы, Бикшикләр

Озын куак белән бер көнне Әле башы авылында да, татарга Фәтхи Борнаш кебек әдип биргән Бикшик авылында да сабантуе узды. Бәйрәмгә күнегеп киткәч, Бикшик авылы ун көннән соң, күрше тирә-як чуаш авыллары белән бергәләп тагын бер сабантуе да уздырып куйды.

Бикшикнең беренче сабантуе мәктәп мәйданында узды. Аны оештыручыларның берсе Илдус Кисеев Азатлыкка авылда ике сабантуе узуның сәбәбен болай аңлатты:

“Биш авыл сабантуе ул үзенә, ә татар авылы үзенекен аерым уздырырга тиеш. Без былтыр да шулай иттек. Киләчәктә дә шулай булыр.”

Бикшик сабантуе кичке якта яшьләр бәйрәме һәм Татарстаннан килгән җырчылар белән дәвам итте.


Урмай һәм Татар Согыты

Моңа кадәр сабантуе Урмайда бик зур уза иде. Җыр-моңга хирыс булган Урмай халкы сабан туенда Чуашстан президенты да кунак булган иде. Быел Урмай шулай ук зурдан гөрләде. Сабан туен авыл халкы үзара акча җыелышып уздыра. Бу бәйрәмнең төп оештыручысы Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов булды.

Урмай сабан туе Самар өлкәсенең Гали авылында узган татар авыллары сабан туе белән бер көнне узды. Аерым чакырулы булса да, Фәрит әфәнде, Урмайдан китмәде, ә үз авылы сабан туен уздырды.

Татар Согыты авылы татар җәмәгатьчелегенә “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров авылы буларак таныш. Сабан туе быел Татар Согытында да зурдан оештырылды. Аны авыл халкы белән бер рәттән, Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр Рәфис Козлов үз өстенә алды.

Тамашада Татарстаннан Илсур Мортазин, Закир Шаһбан , Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова кебек артистлар катнашты. Кичке якта шулай ук дискәтүк оештырылды.


Яңа Чабаксар


Республика сабантуе былтыр Шыгырданда узган иде. Быел, татар милли-мәдәни мохтарияте исә Яңа Чабаксарда уздырырга карар кылды. Бу шәһәрдә татар бәйрәме беренче тапкыр узды. Мохтарият җитәкчесе Рәшит Сәнҗәпов, татар мәктәбе дә, әлегә мәчете дә булмаган милләттәшләрнең рухларын күтәрергә, алдагы көннәрдә тупланыбрак эш итәргә омтылышлары булсын өчен, Яңа Чабаксарда Республика сабантуен уздырырга карар кылдык, дип аңлатты.

Берничә ел рәттән, Чуашстандагы республика сабан туена Татарстанның Әлки районыннан кунаклар килә. Татарстанның мәдәният министрлыгы программы нигезендә эшләнә бу. Ягъни, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдәге сабантуйларына Татарстанның берәр районы җаваплы итеп билгеләнгән.

Әлкиләр быел йөзләп кеше белән килгән иде. Концертын да куйдылар, көрәшен дә оештырдылар. Көрәш дигәннән, Чуашстан көрәшчеләре белән дан тота. Татар авылларында да, Яңа Чабаксардагы республика сабантуенда да Чуашстанның Татар көрәше федерациясе күп көч салды. Аның президенты Фәрит Чабатов һәр авыл һәм калада көрәшне оештырды.

Яңа Чабаксардагы сабан туенда Татарстан президенты Рөстәм Миңлеханов исеменнән котлауны Татарстан парламенты депутаты Валентина Липужина җиткерде.

Яңа Чабаксарда сабантуе беренче тапкыр оештырылса да, ул шәһәр администрациясе, Татар милли-мәдәни мохтарияте, Чабаксар мәхәлләсе белән бергәләп оештырылгангамы, бик тантаналы узды. Урыны да шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә иде.


Тукай һәм Шыгырдан көттерә


Тукай авылында сабан туе ел саен мәдрәсәдә укучы йөзәрләгән балаларның җәйге җәйләүләре узгач, авыл паркында оештырыла. Болай итеп эшләү Финляндиядәге татарларга да хас.

Шыгырданда исә быелгы сабан туе Казан белән бер көнне узачак. Гадәтләнгән урман аланында да түгел, ә авыл эчендәге стадионнарның берсендә була. Моның төп сәбәбе - Шыгырданда шул көнне Җәмигъ мәчет ачылышы булуы.

Шул сәбәпле, Шыгырданның быелгы сабан туе зур кунаклар белән узачак. Әмма, авыл халкы моны киләсе елда узачак Русия татар авыллары сабан туен үткәрүдә бер тәҗрибә булачак дип саный.
XS
SM
MD
LG