Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау егете татарча көрәш буенча дөнья чемпионы


Таһир Хуҗагалиев
Таһир Хуҗагалиев

Милли көрәш – күптән инде Сабантуй мәйданнары чикләрен киңәйтеп җибәрде. Күптән түгел Казанда булып узган татарча көрәш буенча беренче дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы составында Удмуртиядән танылган көрәшче Таһир Хуҗагалиев катнашты. Иң авыр үлчәүдә Ижау егете чемпион титулына лаек булды.

Татарча көрәш буенча беренче дөнья чемпионы Таһир Хуҗагалиевны милли сәясәт министрлыгында кызыксынып каршы алдылар. Аның белән фотога төшәргә дә, беренче медальне, призларны карарга теләүчеләр күп булды. Таһирны 11 яшеннән көрәшергә өйрәтүче Удмуртиянең атказанган тренеры Николай Медведев шәкертенең уңышыннан шат. Һәр тренерга да дөнья күләм бәйгедә җиңүче тәрбияләргә татымый.

Николай Медведев үзенең шәкертенең тагын да зуррак спорт ярышларында җиңүгә ирешүенә ышана. Ул булдыра торган егет, диде тренер.

Көрәшче Таһир Хуҗагалиевка соңгы ун елда Удмуртиядә, шулай ук тирә-юньдәге төбәкләрдә оештырылган сабантуйларда тиңнәр юк. Мәйданнарда бил алышып, бүләксез киткәне юк аның. Сабантуена, башка ярышларга Таһирның келәмдә бил алышуын махсус күзәтергә киләләр. Егетнең елдан-ел осталыгы үсүен билгелиләр.

Казанда узган ярышларда ике көн дәвамында аңа ике дистәгә якын спортчы белән келәмдә көч сынашырга туры килгән. Аеруча таҗик егете белән очрашу авыр булган. Аның белән берничә ел элек келәмдә көч сынашкан булган. Җиңү өчен күп тырышырга туры килгән иде ул вакытта, шуңа хәзер бераз шикләндек, әмма барысы да уңышлы булды, дип сөенечен яшермәде Таһирның татарча көрәш буенча тренеры Альфред Сабирҗанов.

Таһир Хуҗагалиев үзе дә төрле бәйгеләрдә катнашырга туры килүен искә алды. Әмма шулай ук элеккеге ярышларда һәм хәзер дә Таҗикстаннан Мурадчан Туйчиев белән бил алышуы җиңел булмавын җиткерде.

Казанда булып узган чемпионат вакытында башка илләрдән килгән спортчылар үзләренең милли көрәш үрнәкләрен күрсәтүен дә әйтте Таһир. Әмма алар әле дөнья күләм танылу тапмаган. (Бу уңайдан Таһир кореялыларны атады.) Ә татарча көрәшнең шушындый дәрәҗәгә күтәрелүен Таһир Хуҗагалиев хуплый. Димәк, спорт залларына күбрәк егетләрне милли көрәш белән шөгыльләнергә җәлеп итү мөмкинлеге артачак.

Удмуртиянең татарча көрәш буенча федерациясенә дә үзебезнең спортчыларны үстерү, аларның мәнфәгатьләрен яклау буенча хәстәрен күрергә кирәк.
XS
SM
MD
LG