Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул җыенында Израил гаепләнде


Истанбулда бүген дә дәвам иткән Азиядә хезмәттәшлек һәм иминлекне ныгыту җыенында Израилне гаепләү һәм фәләстиннәрне яклау чыгышлары булды.

Кичә ачылган бу конференциянең максаты Азиядә иминлек һәм Газзәгә ярдәм алып барган кәрванга Израилнең һөҗүме турында фикер алышу иде.

Төркия президенты Абдулла Гүл җыен кысаларында фәләстиннәр башлыгы Мәхмүд Аббас, Сүрия президенты Башар әл-Асад, Азәрбайҗан һәм Әфганстан президентлары Илһам Алиев һәм Хәмид Карзаи, шулай ук Иран илбашы Мәхмүд Әхмәдиниҗат белән аерым очрашты.

Казакъстан җитәкчелегендә 1999 елда башланган Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту оешмасы җыены төбәктә һәм дөньяда тынычлык һәм тотрыклык урнашуын максатын куя. Җыенны башыннан ук яклаган Төркия быел беренче тапкыр әлеге җыенга җитәкчелек итә. Җыенда Русия, Иран, Әфганстан, Казакъстан, Мисыр, Израил, Фәләстин идарәсе һәм Көньяк Корея илләре вәкилләре катнаша.
XS
SM
MD
LG