Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

Озакка сузылган мәхкәмәләшүләр


Шаран районының “Шаран киңлекләре” газеты баш мөхәррир урынбасары Фаил Әхмәтшин кабат мәхкәмәләшүләрен башлады.

2003 елда узган Башкортстан президенты сайлауларында республика җитәкчесе булу өчен дәгъва иткән Ралиф Сафинга эшләве сәбәпле дип, Фаил Әхмәтшин эшеннән алынган иде. Ике ел буе мәхкәмәләшеп йөргәннән соң ул җиңүгә иреште.

Республиканың югары мәхкәмәсе карары белән ул вазыйфасына кайтарылды. Эшсез йөргән еллары өчен 100 меңнән артык акчасы кире кайтарылды. Газетның баш мөхәррире Раил Мусин үзе куган хезмәткәреннән кабат котылу өчен төрле чаралар күрә башлаган.

Башта ул урынбасарының вазыйфасына кайтарылуына каршы югары мәхкәмәгә биреп караган, ләкин ул канәгатьләндерелмәгән. Азак ул төрле сәбәпләр белән урынбасарын эштән алу чаралары үткәргән. Болар өчен Фаил Әхмәтшин аны мәхкәмәгә биреп, әхлакый зыян өчен 20 мең сум акча алган. Инде килеп район газеты мөхәррире эштән алынган.

"Район газеты мөхәррире Раил Мусин эштән алынып, район хакимиятендәге югары вазыйфалы урынга билгеләнде һәм миннән үч алу чаралары күрә башлады. Ул вазыйфасыннан алынуны миннән күреп, әхлакый зыян өчен мәхкәмәгә бирде. Әхлакый зыян өчен дип Раил Мусин 500 мең сум акча таләп итә. Болар барысы да миңа каршы элекке көрәшнең дәвамы булып тора.Шунысы сәер, мин — мөхәррир урынбасары мөхәррирне берничек тә эштән алу көченә ия түгелмен", диде Фаил Әхмәтшин.

XS
SM
MD
LG