Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

“Ризасызлар йөрешендә” кулга алынган кеше төрмәгә хөкем ителде


Мәскәү мәхкәмәсе 2009 елның 31 декабрендә Триумф мәйданында оппозиция җыены вакытында кулга алынган Сергей Махнаткинны ике ел ярым төрмәгә хөкем итте. Аңа милиция хезмәткәренә көч куллануда гаепләү белдерелгән.

Махнаткин гаепләүгә ризасызлык белдереп ачлык игълан итте. Ул үзе оппозиция җыенында катнашмаганын һәм мәйданда очраклы рәвештә булганын сөйләде.

Мәхкәмә карары белән шулай ук “Сул фронт” хәрәкәте активисты Константин Косякин 31 майда Триумф мәйданында җыен оештырганы өчен мең сум акчалата җәзага хөкем ителде.

Соңгы урам җыенында катнашучыларны милиция куып таратты, 200ләп кеше кулга алынды.

XS
SM
MD
LG