Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтынчәч эшли, Айсылу белән Сөембикәгә акча юк


Татарстан җитәкчелеге Казан метросының Универсиадага дип билгеләнгән өлешен төзеп бетерергә вәгъдә итсә дә, әлегә эшләр мөшкел икән. “Казметрострой” башлыгы урынбасары Вениамин Тәрҗеманов, җир асты юлларын салу машиналарын эшләтергә акча юк ди.

Быелның 30нчы августына ачылырга тиешле Кәҗә бистәсе станциясе дә, мөгаен әле икенче елга гына төзелеп бетәр, ди “Вениамин Тәрҗеманов. Аның сүзләренчә, бүген Казанның метро юлларын салыр өчен иң яхшы җиһазлар бар, әмма аларны эшләтергә акча юк. Шуңа да бу машиналар эшсез торырга мәҗбүр, ди ул.

“Бездә Алтынчәч тә, Айсылу да, Сөембикә дигән җир асты юлларын салу машиналары бар. Күп шәһәрләр мондый машиналар булуы белән мактана алмый. Әмма аларны эшләтер өчен даими финанслау кирәк. Бүген Алтынчәч кенә эшли. Әлегә Заводскаядан алып Московская тукталышына кадәр җир асты юлы салына. Бу ике тукталыш арасы 1324 метр. Хәзергә 1107 метры казылган инде. Димәк, җир өстенә чыгарга озак калмады инде.

Кәҗә бистәсе тукталышын ачу өчен 2,5 миллиард сум акча кирәк. Әлегә 1,6 миллиард бүлеп бирү турында сүз бара. 600 миллионын бирделәр, 1 миллиардка рөхсәт алынган. Әмма бу акчалар Московская станциясеннән Декабристлар тукталышына барган юл салуга тотылачак. Шуңа да Кәҗә бистәсе тукталышының әле кышка ачылуы да шикле”, ди Вениамин Тәрҗеманов.

Меңъеллык искә төшә

Fisu комитеты таләпләре буенча Универсиада вакытында спортчылар бер объекттан икенчесенә иң күбе 20 минутта барып җитәргә тиеш. Казан транспорты белән моңа ирешүе кыен. Шуңа да метроның беренче чиратын Универсиадага әзерләп бетерү зарур. Тәрҗеманов сүзләренчә, Универсиадага Казанда инде төзелгән 6 станциягә өстәп Кәҗә бистәсе, Московская, Декабристлар, Зоводская һәм Дубравная тукталышлары булдырылырга тиеш. Ике ел ярымда бу күләмдәге эшне башкарып чыгып булачагына ышануы авыр, әмма финанслау булса, бу эшне эшләп була, ди “Казметрострой” җитәкчесе.

“Казанның меңъеллыгына әзерләнгәндә дә метро төзү эшенә ныклап 2003 елда керештеләр. Ул вакытта шәһәрдә җир асты юлын төзүдә 150 ширкәттән 12 мең кеше катнашты. Бүген безнең ширкәттә метро юлларын салу белән ни бары 891 кеше шөгыльләнә. Эшчеләр саны шактыйга киметелде. Әмма тимер бетон заводы тулы көченә эшли. Метро өчен биредә 1500 бетон алкалар әзерләнеп бетеп килә. Бу ике станциягә юл салырга җитә. Узган елның декабрендә узган бер җыелышта Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов, киләсе елда иң элек метро һәм балалар бакчасы төзелешен кайгыртачакбыз дигән иде. Без аның бу сүзләренә ышанып торабыз”, ди Тәрҗеманов.

Спорт корылмаларын төзү җитте, юлларны кайгыртырга вакыт

Казан хакимиятенең матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров метро төзелешен финанслауда тоткарлаулар булуын кире какмый. Әмма көннән-көн Универсиадага бирелгән акчаларның күп өлеше спорт корылмаларын төзүдән бигрәк, юллар һәм метро төзүгә китеп бара.

“Казансуның ар ягында метро төзелеше бара. Әмма кызганыч, әлегә бу проект тулы күләмдә финансланмый. Күпмедер тоткарлык федераль үзәктән бар. Республика мөмкин кадәр финансларны метро төзелешенә юнәлдерә. Финанслау Казанның меңъеллыгы алдынан кебек үк актив рәвештә башкарылса бу эшләр тизрәк тә башкарылган булыр иде.

2009 елда төп акча спорт сарайларын төзүгә юнәлдерелгән булса, хәзер бу корылмаларның күбесе төзелеп бетеп килә. Иң эре корылмалардан стадионны, су спорты сараен һәм Урта Кабан күле буенда ишкәкле йөзү буенча спорт корылмасын төзисе калды. Быел һәм киләсе елда төп акчалар транспорт һәм юлларны яхшыртуга китәчәк. Метро төзелеше исә, биредә төп игътибарны алып тора”, ди Ләззәт Хәйдәров.

Шулай итеп, Казанда метро төзүчеләр җиң сызганып эшләргә акча көтә. Әлегә исә, Алтынчәч кенә эшли, Айсылу белән Сөембикә машиналары эшсез ята.
XS
SM
MD
LG