Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сөннәт стандартлары булдырылды


Казанда сөннәтләү вакытында бер баланың үлеменнән соң Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бу операцияне ясау өчен бердәм стандарт булдырды.

22 майда Казанда сөннәтләү вакытында 5 яшьлек малай үлде. Үлеменең сәбәпләре операция вакытында бирелгән авыртуны бетерә торган даруның килешмәве була ала, дип фаразлана. Тикшерү дәвам итә. Операцияне ясаган табипка карата җинаять эше ачылган.

Бу хәлдән соң Татарстан министрлыгы дәүләт хастаханәләрендә сөннәтләү, бу чара вакытында тиешле булган ярдәм күрсәтү һәм операцияләрне финанслау турында бердәм стандарт булдырды.

Министрлык мәгълүматларына караганда, Балаларның республика хастаханәсендә генә елына 500дән артык сөннәтләү ясала.
XS
SM
MD
LG