Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Русиядә аракы бәясе артачак


Русиядә аракы бәясе 2013 елга кадәр 200 сумга җитәчәк. Финанс министры урынбасары Сергей Шаталов “аракы беренче чиратта кирәк әйбер түгел, ул арзан булмаска тиеш”, диде.

Президент Дмитрий Медведев узган ел хәмер эчүгә каршы чаралар күрергә чакырды. Статистикага караганда, Русиядә һәр олы кеше елына уртача 18 литр аракы эчә.

Гыйнварда сырага салым арттырылды һәм ярты литр аракының бәясе 89 сум итеп билгеләнде. Финанс министры 2011 елга аракының иң түбән бәясен 120 сум итеп куярга тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG