Accessibility links

Нидерландта мөһаҗирләргә каршы партия күп тавыш алыр дип көтелә


Бүген Нидерландта парламент сайлавы үтә. Сайлауда катнашкан 18 партиянең берсе дә күп тавыш алып парламентта күпчелек урынна алуга ирешә алмаячак, дип фаразлана. Фикер сораштыру нәтиҗәләренә караганда мөһаҗирләр өчен шартларны кырыслатуны максат итеп куйган уңчы партияләрне яклаучылар саны арткан.

Нидерландта Исламга каршы чыгышлары белән танылган Һерт Вилдерсның Иреклек партиясе сайлауда яхшы нәтиҗәгә ирешәчәк, дип фаразлана.

Сайлау бюджет һәм икътисади бәхәсләр арткан вакытка туры килде. Халык сәяси чыгышлардан күбрәк икътисади чараларга игътибар биргән партияләргә күбрәк тавыш бирә.

Агымдагы тавыш бирү 2002 елдан бирле Һолландиядә узган 4нче сайлау. Әфганстандагы хәрби көч турында коалиция хөкүмәте арасындагы фикер аермалыгы хөкүмәтне таркатты.

Премьер Ян Питер Балкененде Әфганстандагы хәрбиләрнең вакытын озайтуны тәкъдим иткән иде. Ләкин коалициядәге Эшче партиясе моңа каршы чыкты һәм коалициядән аерылды.

Сайлау Казан вакыты белән кичеке 11дә тәмамлана.

XS
SM
MD
LG