Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда “ялган” ветеран хөкем ителде


Чуашстанның Шумерли районы мәхкәмәсе 80 яшьлек бер пенсионерны ялган документлар белән үзен ветеран дип йөрткәне өчен ике ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итте.

Макаров исемле бу кеше 1946 елда 1944-1946 елларда сугышта “яшь хәрби” буларак катнашканы турында ялган таныклык алган булган. Бу документны аңа танышы ясап биргән булган.

1962 елда Макаров бу ялган таныклыгы белән югары пенсия һәм социаль түләүләр ала башлаган, ОКА машинасын алган.

“Макаровның канунсыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләткә 500 мең сумлык зыян китерелгән”, диелгән генераль прокуратура белдерүендә.
XS
SM
MD
LG