Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль округ җитәкчелеге Башкортстан татарларын якламады


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы узды. Анда федераль округы җитәкчелегеннән килгән хат тикшерелде. Эш шунда, Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлектә Идел буе федераль округы башы Григорий Рапотага мөрәҗәгать җибәргәннәр иде.

Анда сүз 2002 елда узган җанисәп һәм быел буласына әзерләнү компаниясендәге канун бозулар турында әйтелгән иде. Атап әйткәндә, узган халык санын алулардагы татар халкы санының кимүе, монысына әзерлектә татар авылларының тарихын бозып күрсәтеп, башкортлаштыру аталган иде. Мөрәҗәгатькә җавапта бу эшләрнең округ җитәкчелеге вәкаләтендә булмавы, прокуратура эше икәнлеге әйтелгән.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин: “Округ җитәкчеләре әлеге мәсьәләне үз өсләреннән төшерә. Алар безнең проблемалар күрергә дә теләми”, дип бәяләде.

Чарада татар фондына акча җыю мәсьәләсе дә каралды. Эш шунда, күптән түгел “Уфа татар мәгариф һәм мәдәниятен үстерү фонды” төзелгән иде. Аның җитәкчесе Наил Хәкимов үзенең пенсиясенең кырыктан бер өлешен ай саен фондка тапшырып барачагы турында белдерде. Ул бу уңайдан махсус язган йөкләмә тексты белән таныштырды. Ул биш елга исәпләнгән. Җыелышта катнашучыларның да бер өлеше моңа кушылып, әлеге кәгазьгә кул кудылар.
XS
SM
MD
LG