Accessibility links

Алтайда трактор берләшмәсендә эшләүчеләр ачлык тота


Алтай краеның Рубцовск шәһәрендәге “Алттрак” трактор ясау берләшмәсендә эшләүчеләр 170 миллион сумнан арткан хезмәт хаклары бурычларын түләүне таләп итеп ач тора.

Бүген 70ләп кеше шәһәр үзәгенә килеп матрасларга ятты. Каршылык чарасы үтәсе бер бинаның бүген ябык булуы ачыкланды. Чарада барлыгы меңнән артык кешенең катнашуы көтелә. Протест белдерүчеләр һәр өч көн алмашынып торачак.

Эш хакларын таләп итеп 15 майда узган каршылык чарасыннан соң берләшмәдә эшләгән 172 кешегә акча түләнде. Калганнары сентябрьдән бирле тиешле булган акчаларын көтә.
XS
SM
MD
LG