Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:34

Истанбулда Гарәп лигасы илләре тышкы эшләр министрлары очрашты


Истанбулда Гарәп лигасы илләренең тышкы эшләр министрлары очрашты. Төркия Израилне Газзәгә һуманитар ярдәм илткән кәрванга һөҗүм итүдә гаепләп чыкканнан соң Әнкараның гарәп илләре арасында абруе артты.

Министрлар киңәшмәсендә чыгыш ясап Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Төркиянең көнбатыштан йөзен чөерүе турындагы хәбәрләрне “пропаганда” дип атады.

Көнбатыш дипломатлары НАТОның бердәнбер мөселман әгъзасе булган Төркиянең Израил белән булган соңгы каршылыклары һәм чәршәмбе көнне Иранга чикләүләр белдергәндә каршы тавыш бирүенә борчылу белдергән иде.

Бу гаепләүләрне Эрдоган “начар ниятле пропаганда” дип атады.

АКШ саклану министры Роберт Гэйтс Европа Берлегенең Төркиягә әгъзалык өчен махсус шартлар тәкъдим итмәве дә Әнкараның үзенең тышкы сәясәтен үзгәртүенә китерде, диде.

Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини да АКШ министры сүзләрен хуплап Европа Берлеген Төркияне берлеккә алу сөйләшүләрен тизләтергә чакырды.

XS
SM
MD
LG