Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:20

“Никабны салдыру совет чорында ураза тотканда авызга көчләп су салуга тиң”


Мөселман иле булган Мисырда кызлардан никабларны көчләп салдыру хәлләре күзәтелә. 2009 елда шәех әл-Азһар Тантави имтихан вакытында бер кызга “никаб вәҗиб (фарыз) түгел, сал никабыңны” дип тарткалашты. Шуннан соң хөкүмәт югары уку йортларында “имтихан барышында битне каплап утыруны тыярга” дигән дәгъвасын мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә никабларны имтихан вакытында тыйды. Никаб кигән мөселман кызлары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп үзләренең битен каплау хокукын кире алды. Әмма кайбер югары уку йортларында барыбер никабларны салдыру дәвам итә. Кызларны буйсындыра алмаган мөгалимәләр ярдәмгә ирләрне чакыра.

Үзем дә имтиханда утырганда мондый күңелсез хәлләрнең шаһите булдым. Никабны салдыруның сәбәпләре – кызларны никаб астында шпаргалканы яшерүдә гаеплиләр яисә ир-атлар никаблы хатын булып киенеп төрле җинаятьләр эшләп йөриләр, диләр. Әмма боларга каршы никабны салдырып көрәшеп булмый. Кызларны хатын-кыз укытучылар имтиханга кергәнче тикшерә ала. Дөньяви уку йортларында никаблы кызларның саны 5-7% артмый бит.

Менә язгы сессия башланды. Узган атнада имтихан биргәндә кызлардан никабны көчләп салдырганны күргәч мин совет чорын искә төшердем. Совет чорында кайбер җирләрдә яшереп ураза тотканны белсәләр артык тырышкан активистлар шул кешеләрнең уразаларын бозу өчен мәҗбүри авызларына су сала торган булганнар бит.

Ренат Моратов
Әйн-Шәмс университеты
Каһирә

XS
SM
MD
LG