Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урман эчләрендә урман...


Татарстанның югары сәясәтендә урман мәсьәләләренә игътибар арта. Президент Рөстәм Миңнеханов бу тармакны алдынгы итмәкче була. Ни дисәң дә, ул үзе данлыклы урманчы улы бит.

Татарстан элитасы әлегә һаман да яңа "патша"ны танып бетерә алмый кебек. Ике дистә ел башлык булып торган Миңтимер Шәймиев исеме күпләрнең күңеленә шул хәтле тирән кереп калган. Кайбер җитәкчеләрнең эш бүлмәләрендә әле дә аның сурәте эленеп тора.

Әмма республикада инде яңа җитәкче. Заманында Шәймиевкә каршы чыкканнар, Татарстаннан киткәннәр хәзер инде янә офыкта күренә башлады. Июннең 10-ында хөкүмәт басмаларында президент Миңнехановның элекке эчке эшләр министры Искәндәр Галимовка "Гайрәтле хезмәт өчен" дигән медаль бирүе турында фәрманы чыкты. Галимов хәзерге вакытта Мәскәүдә Русия эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне тикшерү департаментын җитәкли, Татарстаннан ул 1998 елгы "главалар фетнәсе"ннән соң китәргә мәҗбүр булган иде.

Рөстәм Миңнехановка исә кризис чорын кичергән Татарстан эләкте. Шуңа да аның республиканы үстерү өчен кайдан һәм нинди юллар белән акча алу мәсьәләсеннән башы каткан. Әлегә үзеңне күрсәтү һәм республика җитәкчелеген үзгәртеп кору эшенә баштан аяк чумып булмый. Шулай да яңа президент әкрен генә булса да, үзе янына үз кешеләрен туплый.

Урманга йөз белән борылу

Шушы көннәрдә Казанда "Урман һәм кеше" дигән форум узды. Элегрәк бу тармакка игътибар итүче аз иде. Урман хуҗалыгы министрлыгы да башкалар белән чагыштырганда икенчел дәрәҗәдәге идарә булды. Шуңа да Наил Мәһдиев Бөгелмә шәһәре башлыгы урыныннан бу министрлыкка башлык итеп билгеләнгәч, сәясәт белгечләре, бу гамәлне Мәһдиев өчен түбәнгә төшү дип бәяләгән иде.

Хәзер исә, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан урманга игътибар артуы сизелә. Кайбер белгечләр, урманчы Нургали малае урман сәясәтен алга сөрә дип шаярта.

Икенчеләр исә, бу форумны Мәһдиевне урман министры буларак җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүгә тиңләде. Чөнки биредә ул саллы чыгыш ясады. Аннан күренгәнчә, бүген Русиядә урман эшкәртеп сату бизнесы аксый. Ә кризис сәбәпле әлеге чималга бәя дә ихтыяҗ да бермә-бер кимегән. 2009 елда урманны экспортлау, алдагы елга караганда 12%ка кимегән. Мәһдиев шул мәсьәләләрдән борчылуын әйтә.

Татарстан үз урманнары белән мактана алмый. Яшеллек республика мәйданының 17%ын гына алып тора. Урман сатудан килгән керем дә Татарстан икътисадының 1,3%ын гына тәшкил итә. Былтыр 709 миллион сум агач эшкәртүдән, 2,9 миллиард сум кәгазь ясаудан килгән.

Яңа урман министры Наил Мәһдиевнең алдагы елларга планнары зурдан. Аның сүзләренчә, киләчәктә урман республика мәйданының 30%ын алып торырга тиеш. Ә урманны сату буенча төрек ширкәте “Кастамону Энтегре” белән килешү төзелгән, ди министр.

Моннан тыш Мәһдиев нефтьчеләргә өмет баглый. Аның сүзләренчә, кара алтын чыгаручы ширкәтләр ярдәме белән Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең табигатен яхшырту максатыннан биредә урманнарны арттырырга кирәк.

Татарстан шартларында урман дигәне туры мәгънәдән тыш, киңрәк мәгънәгә дә ия - республиканың сәяси тормышы карурман кебек, чөнки андагы хәлләр катлаулы һәм күпләргә аңлашылмый.

XS
SM
MD
LG