Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда III Бөтенрусия ислам китаплары күргәзмәсе ачылды


Бүген Казанның Мәрҗәни мәчете янында төзелгән махсус чатырда III Бөтенрусия ислам китаплары күргәзмәсе ачылды. Аны Казан мөхтасибәте оештыра.

Күргәзмәдә Русиянең “Иман”, “Muslim Press”, “Сад”, “Новый Свет” кебек иң зур мөселман нәшриятлары катнаша. Чара 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Ислам нәшриятын үстерү һәм халыкның басылып чыккан китаплар белән таныштыру максатында оештырылган бу күргәзмәләрнең беренчесе Казанда 2008 елда узды.
XS
SM
MD
LG