Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яулыксыз йөргәнгә үч итеп


Грозныйда яулыксыз йөргән кызларның башына буяу шарлары ату очраклары арткан. Шундый һөҗүмнән соң бер кызга хәтта медицина ярдәме дә кирәк булган. Чечня президенты Рамзан Кадыйров 3 ел элек дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә һәм студентларга яулыктан йөрү тәртибен кертте.

Баштарак сүз җомга көне турында гына барды. Ягъни Чечня президенты Рамзан Кадыйров мөселманнар өчен изге саналган әлеге көнне дәүләт оешмаларында хатын-кызларга яулыктан, ә ирләргә мөселман рәвешендәге киемнән йөрү тәртибен кертте.

Дәүләт оешмаларында гына эшләүчеләргә диелсә дә, соңрак президент карары барысына да кагыла булып чыкты. Җирле дәүләт телевидениесендә мөселман киеменең матурлыгы һәм уңайлыгы турында тапшырулар күрсәтелде. Дин вәкилләре бу чечен бренды була ала һәм дөнья модасына үз урынын алуы ихтимал дип чыгышлар ясады.

Грозныйда яшәүче Илес исә карарлар белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый дип саный. Аның сүзләренчә, һәркем артыннан карап бетерү дә мөмкин түгел.

“Аңлаган кеше тиешлечә киенә инде ул. Ә карарлар, кануннар белән генә хәлне үзгәртеп булмый”, ди ул.

Чечнядагы актриса Зулай Багалова тиеш булганда һәм кирәкле урында башны каплау чыннан да дөрес дип саный. Ләкин моның белән мәсьәләгә нокта куелмавын әйтә.

“Бу барысы да Җәүһәр Дудаев килгәч башланды. Ул вакытта яулык бәйләргә кушып телевидение, радиодан чыгышлар ясаган кешенең үз ике кызы Мәскәүдә баш киемсез, көндекләрен күрсәтеп йөрде. Мин аның исемен әйтмим, ул танылган кеше. Аннары Масхадов вакытында да шушы хәл кабатланды. Хәзер кабат башларны капларга, башларны капларга дип тәкрарлый башладылар. Әмма моның белән генә мәсьәлә хәл ителми. Әле моңа өстәп тагын күп әйбер эшләргә кирәк”, ди ул.

Баш киемсез студент һәм укытучы университеттан куылды


Чечня җәмгыятендә мөселман киеме элекке заман белән чагыштырганда бераз заманчалаштырылган. Ул киң чалбар һәм озын җиңле күлмәктән гыйбарәт.

Кызлар өчен башны каплау мөһим. Кияүгә чыкканда алар инде милли күлмәк кияргә тиеш. Гәрчә әле күптән түгел генә республика хөкүмәте Европа рәвешендәге ярым ачык туй күлмәкләре таралуына тырышлык куйган иде.

Рамзан Кадыйров моннан 3 ел элек Грозныйдагы Чечен дәүләт университетына булып киткәннән соң, анда күргәннәрдән канәгатьсез калуын әйтте.

Дәүләт телевидениесендә чыгыш ясап ул студентларны әхлакый итү өчен ата-бабалар гореф-гадәтләренә кайтырга чакырды. Бу исә хатын-кызларның баш киемендә йөрүен күздә тота дип искәртте.

“Кайбер кызлар урамда чәчләрен тараткан килеш кыска итәктән йөри. Бу безнең халык гадәтләренә һич кенә дә туры килми. Мин чечен кызларының үз халкының гореф-гадәтләрен истә тотып чын мөселманча йөрүен теләр идем”, диде ул.

Шулай итеп уку йортларында баш киемсез йөрүне тыю турында карар чыкты.

Кадыйров уку йортында булып ярты айлап вакыт узганнан соң, баш киемсез килгән өчен бер студент һәм бер укытучыны университеттан куылды. Уку йортында студентларның кыяфәтләрен күзәтүчеләр белән кызлар арасында да каршылыклар чыкты.

Нинди генә милләттән булуга карамастан, университет тирәсендә баш киемсез йөрү тыелды. Хокук яклаучылар студентлар һәм укытучыларның канәгатьсезлеге турында белдерде. Чөнки яулык бәйләтеп кенә, кешен әхлаклы итеп булмый.

“Гореф-гадәтләрне бозучы”ларга һөҗүм


Күп хатын-кызлар Чечняда башларын каплап йөрсә дә, моны инкарь итүчеләр дә җитәрлек. Һәм бу көннәрдә Грозныйда шундыйларга һөҗүмнәр арткан. Битлекле һәм хәрби киемендәге кешеләр буяулы шар коралыннан аларның башына атып йөри.

“Гореф-гадәтләрне бозучы” дип саналганнар белән шул рәвешле көрәшү “өстән” төшә дип санала.

Күп кенә чечен хатын-кызлары бу хәлгә дәшми калуны отышлырак дип таба. Чөнки зарланудан файда юклыгын аңлый. Кайберәүләр генә хатын-кыз башына буяу белән атуны бернинди кысаларга сыймый дип саный.
XS
SM
MD
LG