Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстандагы бәрелешләрдә 37 кеше үлде


Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә кыргызлар белән үзбәкләр арасында кабынган каршылык әле дә дәвам итә.

Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Рахмәтулла Әхмәтов, каршылыкларны бетерү өчен тырышлыкның дәвам итүен әйтте. Хакимият бәрелешләр таралган җирләрдә гадәттән тыш хәл игълан итеп Ош һәм тирә-яктагы күрше 3 вилаятьтә хәрби көчләрне ныгыта.

Сәламәтлек министрлыгы исә, Ош шәһәрендә кичә кич белән башлаган бәрелешләрдә 37 кешенең үлүе, 500 кешенең яралануын белдерә.
XS
SM
MD
LG