Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли бию Киевка алып бара


"Казан" ансамбле
"Казан" ансамбле

Бүген Украинада Русия көннәре уза. Тантанага Татарстан вәкилләре һәм “Казан” бию ансамбле дә юл алды. Республиканың яңа президенты Рөстәм Миңнеханов, Украинада хакимият алышынгач, “Укртатнафта” ширкәте тирәсендәге аңлашылмаучылыкка нокта куелачагына өметләнгән иде.

11 июньдә Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Шурасы депутаты Роберт Миңнуллин, Татарстан украиннарының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Михаил Кулиш, татар конгрессы фонды җитәкчесе Миләүшә Гомәрова һәм “Казан” бию ансамбле махсус очкыч белән Украина башкаласы Киевка китте.

Татарстан вәкилләре Русия кул эшләре һәм тәңкәләре күргәзмәсен ачуда һәм Русиянең Украинадагы илчесе Михаил Зурабовның Русия көннәре уңаеннан оештырган матбугат очрашуында катнаша. “Казан” бию ансамбле исә “Октябрьский” сараенда чыгыш ясый.

Билгеле, әлеге чара Украинада хакимият алышынгач, илдәге сәясәтнең үзгәрүен күрсәтә. Украина-Русия мөнәсәбәтләре җылынганда Татарстанның Украина белән икътисади өлкәдә дә җайлыйсы эшләре бар. Чөнки 2008-2009 елларда Украинаның Югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе барлык акцияләрне Татарстаннан алып, “Укртатнафта” белән идарә итүне тулысынча украиннар кулына тапшырды. Башта Татарстан “Укртатнафта” ширкәтенең 55% акциясе хуҗасы була.
XS
SM
MD
LG