Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылтайда Башкортстанга сак кагылырга кисәтелде


Җомга көнне Уфада Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае үзенең рәсми эшен тәмамлады. Шимбә көнне корылтай вәкилләре өчен бәйрәм чаралары оештырыла.

Җомга көнне ике корылтай үтте дисәң дә була. Өлкән делегатлар корылтае эше һәм беренче тапкыр оештырылган Башкорт яшьләре корылтае. Яшьләр корылтаенда катнашучылар 700гә якын булып, аларга Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасы бирелде. Яшьләр пленар утырыштагы чыгышларны тыңлаганнан соң, секцияләргә дә бүленеп эшләде һәм үзләренең кызыклы фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Күп төрле проблемаларны уртага салып сөйләште башкорт яшьләре – торак, җир, мәгариф, тел мәсьәләләре үзәктә иде. Башкортстаннан, Чиләбе, Оренбур, Свердлау өлкәләреннән иң күп делегатлар катнашты бу җыенда. Дөньяның башка илләреннән дә байтак кына кеше бар иде. Яшьләр корылтае вәкилләре республиканың киләчәк язмышы өчен борчылуларын да, телне саклау, демографияне яхшырту тәңгәлендә уй-фикерләрен җиткерде. Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Фәүзил Маликов фикеренчә, башкорт халкы артсын өчен һәр гаиләдә кимендә өч бала, ә иң яхшысы биш-алты бала табарга кирәк, дигән шарт куйды.

Корылтай вәкилләренең берсе башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе Заһир Котлочурин башкорт яшьләрен заманнан калышмаска, эшкуарлык белән дә шөгыльләнергә, балаларны да милли рухта тәрбияләргә чакырды. “Башкорт яшьләре бердәм булсын иде”, ди Заһир Котлочурин.

Башкорт яшьләре корылтае үз эшенең азагында йомгаклау карарын кабул итте һәм Бөтендөнья Башкорт корылтаеның яшьләр канаты шурасына яңа әгъзалар сайлады.

Бөтендөнья башкортларының өлкән буын вәкилләре җомга көнне иртәнге якта ук секцияләргә бүленеп эшли башлады. Җәмгысе 11 секция башкорт халкы тормышының төрле якларын чагылдырган бихисап проблемаларны тикшерде. Мәгариф, тел, җирдән файдалану, хатын-кызлар, яшьләр, демография, эшкуарлык һәм башка мәсьәләләр игътибар үзәгендә иде.

Чит төбәкләрдән килгән делегатлар да үз якташларыннан байтак теләкләр алып килгән. Мисал өчен, Ханты-Манси автономияле округы башкортлары корылтае рәисе Рәүзәт Колмәмбәтов андагы күп кенә башкортлар, тиешле шартлар тудырылса, кире Башкортстанга кайтыр иде ди.

“Элек яхшырак тормыш эзләп киткән башкортлар хәзер туган якларына кайтырга тели”, ди Рәүзәт әфәнде.

Башкорт корылтае секцияләренең берсе башкорт телен саклауга һәм үстерүгә багышланган иде. Делегатлар бу мәсьәләдә дә шактый кызыклы фикерләре белән уртаклашты һәм тәкъдимнәрен яңгыратты. Алар фикеренчә, Башкортстанда башкорт телен үстерүгә соңгы елларда байтак уңай шартлар тудырылды, ә менә чит төбәкләрдә яшәүче башкортлар үз телләреннән яза бара.

Башкорт мәктәпләре бик сирәк төбәкләрдә генә бар. Башкорт телен һәм әдәбиятын укыткан гомум мәктәпләр дә азая бара. Шулай да телне саклауның төп юлы, әлбәттә, гаиләдә, дип ассызыклады корылтай делегатлары. Тел мәсьәләләрен тикшергән секция җитәкчесе Ирек Акманов та шушы фикерне хуплый.

Секция эшендә башкорт телен саклауга федераль үзәкнең кайбер уйланмаган адымнары да нык аяк чала дип билгеләнде. Бу темага аеруча Башкортстан Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова киң тукталды. “Федераль үзәкнең милли телләргә кагылышлы һәм мәгарифтә милли-төбәк компонентына бәйле басым чаралары, әлбәттә инде, башкорт телен саклауга да, башка кечерәк милләтләр телләрен үстерүгә дә уңай шартлар тудырмый”, ди Фирдәвес Хисаметдинова.

Башкорт корылтаенда демография мәсьәләләренә багышланган секция дә эшләде. Башкорт халкы соңгы елларда бераз арта башласа да, демография проблемасы кискен кала, дигән уртак фикерне әйтте делегатлар. Башкортстанда, аеруча башкорт районнарында туым арта, ә менә чит төбәкләрдә яшәүче башкортлар гаиләдә бер йә ике бала белән генә чикләнә.

Катнаш никахлар да башкорт халкының артуына һәм сакланышына зыян сала, дип әйтелде. Чөнки башка милләт кешесенә кияүгә чыккан башкорт кызларының балалары үз телендә сөйләшми, чит мохиттә тәрбияләнеп, башкорт этносыннан читләшә. “Демография хәлен яхшырту өчен төпле уйланган дәүләт сәясәте булу зарур”, диде әлеге секция җитәкчесе, профессор Марат Колшәрипов.

Профессор Марат Колшәрипов әйтүенчә, корылтайда кабул ителгән карарлар һәм аннан соң башланачак тәгаен эшләр башкорт халкының күләме саклануга һәм артуга ярдәм итәргә тиеш.

Башкорт халкының тарихына багышланган секция эшендә дә күп делегатлар катнашты. Аларның күпчелеге галимнәр, милләт зыялылары иде. Сөйләшү үзәгендә башкорт халкының бай тарихы турында да, аны саклау һәм дөньяга таныту турында да фикерләр торды. Элегрәк сүз куертылган борынгы Башкорт шәһәре хакында да фикер алыштылар.

Бу хакта Уфа үзәгендә борынгы шәһәр калдыклары урынында тикшерү алып барган төркем җитәкчесе, галим Нияз Мәҗитов төп чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әле безнең эраның IV гасырында ук Уфа урынында борынгы шәһәр булган. Элек Нияз Мәҗитов бу шәһәрне башкортлар салган һәм алар яшәгән дигән фикерне алга сөрә иде һәм бу күп кенә бәхәсләр дә тудыра иде. Ә менә башкорт корылтаенда ясаган чыгышында ул элекке катгый теориясен йомшартып “биредәге шәһәргә Урта Азия тирәләреннән күченеп килгән халыклар нигез салган” дигән фикерен яңгыратты.

Корылтайда милли матбугат үсеше мәсьәләләрен тикшергән секция дә эшләде. Анда төп чыгышны элекке матбугат идарәсе башлыгы урынбасары, әле “Тамаша” журналы баш мөхәррире вазыйфаларын башкаручы Фәнил Кодакаев ясады. Аның фикеренчә, соңгы елларда башкорт телендә нәшер ителүче басмалар саны бермә-бер артты.

Мисал өчен, туксанынчы еллар башында Башкортстанда башкорт телендә нибары 8 газет һәм журнал гына чыкса, хәзер алар сиксәннән артып киткән. Шулай да басмалар артуга бик шатланасы түгел, чөнки аларның сыйфат ягы шактый аксый. Милли матбугатка кадрлар әзерләү зур проблема булып кала.

Шушы ук проблемага “Шоңкар” яшьләр журналы баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев та кагылды. Аның фикеренчә, Башкортстан дәүләт университетында ел саен 25-30 башкорт журналисты әзерләнә. “Ләкин шуларның нибары берничәсе генә яхшы белгеч булып чыга. Калганнары теге яки бу тәкъдим ителгән темага инша гына сырлый ала”, ди Азамат Юлдашбаев.

“Кичке Өфө” газеты баш мөхәррире Гөлфия Янбаева башкорт милли басмаларына аналитика җитми дигән фикерен әйтте. Халыкны уйландыра торган, башкортның рухын күтәрә, аның горурлыгын арттыра торган язмалар җитми безгә”, ди Гөлфия Янбаева.

Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаенда катнашучылар, секция эшләре тәмамлангач, җомга төштән соң, йомгаклау пленар утырышына җыелды. Анда секцияләрдә каралган һәм кабул ителгән карарлар тикшерелде. Ә соңыннан корылтайның гомум резолюциясе кабул ителде һәм кайбер мөрәҗәгатьләр әзерләнде. “Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать, “Башкортстан Республикасы халыкларына мөрәҗәгать” һәм аерым “Башкорт халкына мөрәҗәгать” кабул ителде.

Корылтай азагында аның Башкарма комитетының яңа әгъзалары сайланды. Җәмгысе 74 әгъза булды Башкарма комитетта. Ә Башкарма комитет үзенең рәисе итеп узган елның декабрь аеннан шушы вазыйфаны башкарган Азамат Галинны кабат сайлады.

Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин – Башкорт корылтае үзенең максатына иреште. Анда алдан ук фаразлануынча, Башкортстанны һәм башкорт халкын борчыган кискен проблемалар яңгыраш тапты. Моны президент Мортаза Рәхимов та, Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин чыгышларында да, башка вәкилләр нотыкларында да ачык күрдек.

Илдә федерализмның бетә баруы, унитаризмга юл тоту, төбәкләрнең ирекләре кысылу кебек фикерләр Мәскәү дә ишетсен, дигән ишарә белән яңгырады. Башкортстан президенты билгеләнеп куярга тиеш түгел, ә аны халык сайларга тиеш, шулай ук президент урынына җитәкче читтән түгел, ә Башкортстанның үзеннән сайланырга тиеш, алайса республикада киеренкелек туачак, дигән таләпләр үзенчә бер кисәтүне аңлата булса кирәк.
XS
SM
MD
LG