Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: "Иранга санкцияләр Русия мәнфәгатенә йогынты ясамаячак"


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, БМО иминлек шурасының Иранга яңа санкцияләр кертү турындагы карарының Русия мәнфәгатенә бер дә йогынтысы булмаячагын белдерде. Сергей Лавров Русия ширкәтләре бу процесста бары тик үзгәрешләр кертергә тиеш булачак, дип белдерде.

Иран атом програмын туктатмавы аркасында БМО иминлек шурасы тарафыннан кабул ителгән 4нче чикләү карары Иранга каршы икътисади контрольне арттыруны күз алдында тота. Моннан кала корал сатуга да чикләүләр кертелә.

Ләкин Мәскәү, АКШ һәм Израилнең катгый каршы торган С-300 ракета саклану системаларын чикләүләрдән чыгарырга иреште. Русия тышкы эшләр министры яңа санкцияләрдә, Русиянең ракета саклану системacына карата, аларны Иранга сату яисә җибәрү турында чикләүләр булмавын ачыклады.

Лавров, Русия белән Иран арасында булган икътисади бәйләнешне элеккечә сакланачагын әйтте. Русия шулай ук Иранның Бушәрдәге атом станциясе төзелешен дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG