Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ислам китаплары ярминкәсе ачылды


Казанда III Бөтенрусия ислам китаплары ярминкәсе бара. Соры юка кәгазьгә басылган дини китаплар заманы үтеп бара. Ислам дөньясында бай бизәлешле әдәбият һәм мультимедиа үсеш алган. Әлеге ислам әдәбияты ярминкәсен инде 3нче ел рәттән Мәрҗәни мәчете, Казан мөхтасибәте оештыра.

III Бөтенрусия ислам китаплары ярминкәсе Мәрҗәни мәчетенең ишегалдына корылган чатырда кунакларны кабул итте. Анда Мәскәү, Екатеринбурда, Татарстан һәм Дагыстанда эшләүче 20дән артык нәшрият үз товарын тәкъдим итте.

Түбән Кама җәмигъ мәчете каршындагы нәшрият күбрәк мультимедиага өстенлек бирә. Бу нәшрият DVD дискларга язылган Коръән аңлатмалары, танылган имамнарның вәгазьләрен, балалар өчен пәйгамбәр тормышы турында анимация фильмнарын сата.

"Түбән Кама татар театры белән бергә чит илдә ясалган исламча мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итәбез, чөнки сораучылар күп", ди сатучы Булат Сиразиев.

Ярминкәдә төрек язучысы Харун Яхъя китаплары үзләренең бай бизәлеше белән игътибарны җәлеп итте. Әлеге әдәбиятны чыгаручы Мәскәүдәге нәшрият вәкиле ярминкәгә килүчеләр игътибарына төрекчә һәм гарәпчәдән тәрҗемә ителгән гомум фәлсәфи темаларга багышланган китапларны тәкъдим итте.

Әйтик, бу авторның мөселманнар гел бәхәскә керә торган Дарвин теориясенә карашы белән танышып була иде. Шулай ук бу нәшрият ислам күзлегеннән чыгып төзелгән бөтен тереклек дөньясы турында зур рәсемле альбом әзерләгән булган. Башка бер нәшриятның киштәсендә эволюция турында фәлсәфи уйланулар, Фетхулла Гюлен чыгышлары да бар иде.

Ярминкәдә китаплардан тыш, кызыклы идеяне да очратып булды. Эшмәкәр Илмир Гарипов өйрәтүче намазлык уйлап тапкан. Аңа өлкән яшьтәге апасы этәргеч биргән. Ул намаз тәртибе, әйтергә тиешле сүрәләрне кәгазьгә зур хәрефләр белән язып куя торган булган икән.

Аннан күреп Илмир әфәнде кәгазь намазлыклар чыгара башлаган. Кәгазь тузганчы кеше гарәпчә сүрәләрне ятлап өлгерә, ди ул. Аның сүзләренчә, бер елда 2 мең данә шундый өйрәтүче намазлык таралган.

Әлеге ислам әдәбияты ярминкәсен инде 3нче ел рәттән Мәрҗәни мәчете, Казан мөхтасибәте оештырып килә.

Тыелган ислам китаплары тирәсендәге җанҗалны искә тотып күрәсен, ярминкәне оештыручыларның берсе, Мәрҗәни мәчете имамы Рамил хәзрәт: "Бөтен материаллар да тикшерелгән, бозык фикер белән китап чыгаручылар монда кертелмәде", дип аңлатты.

"Бу чарада Русиядә кабул ителгән ханәфи мәсхәбенә багышланган әдәбият, балалар өчен исламча җыентыклар, шулай ук татар халык әкиятләре, татар тарихы, татар теленә багышлаган китаплар да сатыла", диде ул.

Рамил хәзрәт фикеренчә, исламча китап чыгару өлкәсендә шактый үсеш күзәтелә, нәшриятларның да, укучыларның да кызыксынуы елдан ел арта бара.
XS
SM
MD
LG