Accessibility links

Кайнар хәбәр

Партизаннарны “кулга төшерделәр”


Уссурийскида милициягә һөҗүм оештыруда шикләнелгән кешеләр кулга алынды. Әлеге чара барышында коралланган төркемгә керүче ике кеше үлде. Җирле халыкның күпчелеге милицияне түгел, ә банданы яклый. Алар моны милиция башбаштаклыгына җавап дип саный.

Коралланган бу банданы эзләү инде атна буе дәвам итте. Һәм җомга көнне хокук саклаучылар Уссурийскида бу төркем качып яткан бинага һөҗүм итте. Ике кешенең үлүе һәм дүртесенең кулга алынуы әйтелә.

Бинага бәреп керү өчен милициягә өч сәгать вакыт кирәк булды. Төркем вәкилләре һәм хокук саклаучылар арасында барган каршылыкта бер милиция хезмәткәре яраланды.

Милициягә һөҗүмнәр

Коралланган банда вәкилләре турында хәбәрләр соңгы атналарда милициягә һөҗүмнәр оештырылудан соң яңгыраш тапты. Банда һөҗүмендә бер хокук саклаучы үлде, өчесе төрле җәрәхәтләр алды.

Әлеге хәлләрдән соң йөзләрчә милиция һәм махсус хезмәт вәкилләре боралаклар һәм этләр ярдәмендә бу төркемне табу өчен урман эчендә эзләү чаралары башлады.

Рәсмиләр бу бандага 5 кешенең керүен әйткән иде. Алар Ракитное авылында һөҗүм оештырып, анда бер милиция хезмәткәре үлде. Моннан тыш, май азагында Спасски районында 3 милиция хезмәткәрен яралануына китергән ике һөҗүм оештыруда һәм Варфоломеевка авылында милиция бүлеген яндыруда шикләнелә.

Кыйналуга җавап итеп

10 июнь көнне рәсмиләр банданың бер вәкиле дип шикләнелгән 18 яшьлек Роман Савченконың кулга алынуын раслаган иде. Егетнең әтисе Владимир “Азатлык” радиосына элегрәк аның улы һәм башка шул төркемгә кергән кешеләр хокук саклаучылар тарафыннан эзәрлекләнүен әйтте.

“Мин президентка Приморский краена гадел комиссия җибәрсен дип мөрәҗәгать итәсем килә. Безнең улларыбызны юк итмәсеннәр, ә барысы да нәрсәдән башланганны тикшерер өчен кулга алсыннар. Үзләрен гаепле дип танымаган һәм кеше гаебен үзенә алмаган өчен минем улым һәм башкаларны милиция хезмәткәрләре тарафыннан хокук саклау бүлегендә кыйналган иде”, ди ул.

Владимир Савченконың улыннан тыш, бу бандага 21 яшьлек Александр Сладких, 22 яшьлек Андрей Сухорада, 20 яшьлек Александр Ковтун керүе һәм алар белән элекке армия офицеры һәм Чечняда хәрби кампания ветераны Роман Муромцевның җитәкчелек итүе әйтелә.

Җомга милиция хезмәткәрләре чаралары барышында аларның кайсыларының үлүе төгәл мәгълүм түгел. Шулай ук бу банданың ни өчен милициягә һөҗүмнәр оештыруы да билгесез. Җирле халык исә бу хокук саклаучыларның башбаштаклыгына җавап дигән фикердә тора.

Интернеттагы язулар да җирле халыкның күпчелегенең милицияне түгел, ә шул банданы яклавын күрсәтә.

Коррупциядән туеп

Хокук саклау оешмасында исемен әйтергә теләмәгән бер хезмәткәр “Интерфакс”ка Муромцевның хокук саклау өлкәсендә коррупция, ришвәтчелек һәм милиция башбаштаклыгына нокта куюны сорап хакимият вәкилләре һәм Приморье төбәк милиция бүлегенә хатлар язуын хәбәр иткән.

Русиядә хокук саклау өлкәсендәге коррупция турында әле күптән түгел генә элекке милция хезмәткәре Дымовский да сөйләгән иде. Аның YouTubeтагы видеосы зур яңгыраш алды һәм күпләрдә кызыксыну тудырды.

Хокук яклаучылар инде күптән планны тутыру өчен милициянең җәзалар куллану, хәрәмләшүләргә юл кую һәм гаепсез кешеләрне кулга алуы турында әйтеп килә.

“Левада” үзәге җитәкчесе Лев Гудков исә мондый аерым һөҗүм очраклары киләчәктә дә булгалап тору ихтималлыгын әйтә. Шул ук вакытта күпләр милициядәге коррупциягә түзәргә әзер, ди ул.

Аның фикеренчә, шундый бер оппозициядәге мохит бар. Һәм алар каршылык чаралары канунимы, юкмы үсеш ала-ала бер сәяси мәгънәгә әйләнер дип көтә. Әмма халыкның күбесе баш күтәрүләр булыр дип уйламый. Гәрчә хәзерге хәлгә канәгатьсезлек белдерсә дә.
XS
SM
MD
LG