Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте Русиядән ярдәм сорый


Бишкәк – Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте илдә тәртип урнаштыруда Русиядән ярдәм сорады.

Вакытлы хөкүмәт җитәкчесе Роза Отунбаева Русия президенты Дмитрий Медведев исеменә язган хатында башка “өченче илләрдән” дә ярдәм көтүен әйткән.

Русия президентының матбугат вәкиле Наталья Тимакова, әлегә Мәскәү Кыргызстанга гаскәр җибәрү өчен сәбәп күрми, андагы хәлләр Кыргызстанның эчке эше, диде. Тимакова сүзләренчә, Медведев Кыргызстандагы вәзгыятьне Күмәк иминлек килешүе оешмасы кысаларында тикшерергә тәкъдим иткән.

Ул арада кайбер хәбәрләргә караганда, Русия хәрбиләре Кыргызстанга инде килә дә башлаган.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яраланучыларны чыгару өчен Кыргызстанга Ил-76 очкычын җибәрә.

Кыргызстанның көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасында булган бәрелешләр нәтиҗәсендә корбаннар саны 70тән арткан, меңгә якын кеше җәрәхәтләр алган, дип хәбәр ителә.

Җалал-Абад шәһәрендә гадәттән тыш хәл кертелгән.

XS
SM
MD
LG