Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран оппозициясе хөкүмәткә каршы көрәшен “башкача” дәвам итәчәк


Тәһран – Иранда бәхәсле сайлауларга бер ел тулды. Бу уңаеннан оппозициянең протест чаралары көтелгән иде. Ләкин килгән хәбәрләргә караганда, урамнар әлегә тыныч булып кала. Оппозициянең ике җитәкчесе Мирхөсәен Мусави һәм Мәһди Каруби, көч куллануларны булдырмас өчен, протест чараларын үткәрмәскә булган.

Җомга көнне илнең югары рәсмие Әхмәт Риза Радан протест чаралары булса, алар көч белән бастырылачак, дип кисәткән иде.

Узган елгы сайлауларда Мәхмүт Әхмәдинеҗад җиңүче дип игълан ителгәннән соң, Иранның төрле шәһәрләрендә протест чаралары купкан иде. Йөзләгән кеше кулга алынды.
XS
SM
MD
LG