Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибан һөҗүмендә дүрт кеше һәлак булган


Кабул – Әфганстанның көнчыгышында урнашкан Пактика вилаятендә Талибан хәрәкәтенең һөҗүме нәтиҗәсендә 4 эшче һәлак булган.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бу эшчеләр кич белән эштән кайтып барганда талиблар аларга ту ачкан.

Күрше Газни вилаятендә шимбә көнне 40тан артык кыз бала хастаханәгә китерелгән. Билгесез кешеләр аларның мәктәбендә агулы газ тараткан.

Соңгы көннәрдә Әфганстанның төрле төбәкләрендә кызлар укый торган мәктәпләргә агулы газ ярдәмендә һөҗүмнәр ясала.
XS
SM
MD
LG