Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:49

ЕИХО вәкиле журналистларга көч куллану артуы турында чаң кага


Дуня Миятович

Дуня Миятович

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының матбугат иреген күзәтүче яңа вәкиле элекке Советлар Берлеге илләрендә журналистларга карата чикләүләр һәм һөҗүмнәрнең арта баруына борчылу белдерде.

Өч ай элек 56 әгъзадан торган оешманың матбугат иреге вәкиле итеп билгеләнгән Дуня Миятович бу атнада АКШ Һелсинки комиссиясендә чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул матбугатны чикләүче кануннарның һәм журналистларга һөҗүмнәрнең ишәйгәннән ишәя баруы Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы өчен оят хәл диде.

“Журналистларга карата көч куллану җәмгыятькә һәм демократиягә каршы көч куллануга тиң. Моны кискен тәнкыйтьләргә, көч кулланучыларны җавапка тартырга кирәк. Тикшерүчеләр һәм хокук саклау аппаратын, хөкүмәт пирамидасын иң югарыдан алып үзгәртми торып вәзгыятьне яхшыртып булмаячак”, - диде Миятович.

Миятович Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының иң югары җитәкчелегенең дә матбугат иреге өчен проблема булуын телгә алды. Бу ел башыннан оешмада Казакъстан җитәкчелек итә. Җитәкчелеккә килгәндә Казакъстан илдәге кеше хокуклары һәм матбугат иреге торышын яхшыртырга вәгъдә иткән иде.

Әмма вәзгыять әллә ни яхшырмады, диде Миятович.

Соңгы тапкыр оешма илләрендә журналистны үтерү очрагы да Казакъстанда булды.

Миятович оешмада журналистлар иң күп үтерелгән ил дип Русияне атады һәм Анна Политковскаяны, Пол Хлебниковны үтерүчеләрнең әле дә табылып җәзага тартылмавын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG