Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:20

Словакия сайлавында социал-демократлар җиңгән


Братислава – Словакиядә үткән парламент сайлауда җиңүне социал-демократларның “Смер” партиясе яулаган дип хәбәр ителә. Ләкин парламентта күпчелекне урта-уң юнәлештәге партияләр алачак.

Хәзерге премьер-министр Роберт Фицо җитәкләгән “Смер” партиясе парламентта 62 урын алачак. Урта-уң юнәлештәге дүрт партия вәкилләре барлыгы 79 урынга ия булачак. Ләкин аларның да үзара каршылыклары бар, коалиция төзү мәсьәләсендә уңышка ирешә алулары әлегә билгесез.

Элекке премьер Владимир Мечияр җитәкләгән “Демократик Словакия өчен хәрәкәт” 5% киртәне уза алмады.

XS
SM
MD
LG