Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:07

Медведев Корал белән тәэмин итү идарәсе башлыгы Виктор Черкесовны читләтте


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Корал белән тәэмин итү идарәсе башлыгы Виктор Черкесовны вазифасыннан читләтте.

Бу урынга моңарчы саклану министры киңәшчесе булып эшләгән Надежда Синикова билгеләнде.

Черкесовның урыныннан алыну сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

Заманында Черкесов хәзерге премьер-министр Владимир Путинның якын тарафдары санала иде.

2007 елда Наркотикка каршы көрәш идарәсе башлыгы булганда Черкесов үзенең хезмәттәше, телефоннарны тыңлауда гаепләнгән генерал Александр Бульбовны яклап чыккан иде.

Ул чакта Черкесов махсус хезмәтләрнең үзара сугышы турында мәкалә язып, хакимиятләрнең ачуын чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG