Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда һөҗүм нәтиҗәсендә ике милиция хезмәткәре һәлак булган


Махачкала – Узган төндә Дагыстанның Дербент каласында милиция бүлегенә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә ике милиция хезмәткәре һәлак булган, берсе яраланган.

Җирле милиция мәгълүматына караганда, билгесез кешеләр башта милиция бинасына шартлаткыч ташлаган. Милиция хезмәткәрләре янгын чыккан бинадан кача башлагач, аларга ут ачылган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, милиция хезмәткәрләренә мәргән аткан булырга мөмкин. Һөҗүм урынында өч патрон калдыгы табылган.
XS
SM
MD
LG