Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Чечняның Ведено районында тагын бер сугышчы үтерелгән


Грозный – Якшәмбе Чечняның Ведено районындагы тауларда тагын бер сугышчы үтерелгән. Аның кем икәне әлегә хәбәр ителми.

Шулай итеп, 8 май көнне башланган махсус операция нәтиҗәсендә барлыгы 12 сугышчы үтерелгән. Шуларның берсе гарәп сугышчысы Ясир Амарат.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, чыгышы белән Үрдүннән булган Амарат Чечняга берничә ел элек килгән. Шул вакыт эчендә берничә террор гамәле оештыруда, милиция хезмәткәрләрен үтерүдә катнашкан.

Чечня президенты Рамзан Кадыров сүзләренчә, махсус операциянең төп максаты – ике үтә экстремист, Гакаев белән Моханнадны кулга төшерү. Кадыров сүзләренчә, алар да берничә террор гамәле һәм үтерүләр өчен җаваплы.

XS
SM
MD
LG