Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

Дүшәмбе көнне Чехия сенаты башлыгы Премысл Соботка җитәкчелегендәге зур вәкиллекнең Казанга сәфәре башланды. Соботка белән бергә Татарстанга чех эшмәкәрләре дә килде.

14 июнь Казанда ял булуына карамастан, президент һәм Дәүләт шурасы идарәләре бар куәткә эшли, кунакларны кабул итәргә җыенды. Беренче булып Чехия сенаты башлыгы Премысл Соботка һәм аның белән килгән рәсми кунакларны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.

Соңрак Чехия кунагы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.

Соботка “Азатлык”ка биргән әңгәмәдә, Чехия сенаты белән Татарстан Дәүләт шурасы арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләнүе турында әйткән иде.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Европадагы коллегасы хөрмәтенә Казандагы иң купшы рестораннарның берсендә тантаналы кабул итү оештыра.

Чехия рәсми вәкиллегенең сәфәре сәяси генә түгел, эшлекле максатларда да оештырыла. Сенат башлыгын Татарстан президенты да кабул итәчәк. Ике якның югары дәрәҗәле җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашлыгында тантаналы төсле кичке аш мәҗлесе дә планлаштырыла. Эшлекле сөйләшүләр сишәмбе көнне иртән Татарстан һәм Чехия хезмәттәшлегенә багышланган эшлекле форумда дәвам итәчәк.

Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы хәбәр иткәнчә, форум кысаларында республиканың нефтехимия, фармация һәм Чехиянең “Фавия” ширкәтләре арасында килешүләр имзаланырга тиеш.

Чехия ягыннан барлыгы 20ләп ширкәт вәкилләренең килүе көтелә. Алар арасында хокук, машина төзелеше һәм башка тармакларда эшләүче эшкуарлар бар, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Казан белән Прага арасын якынайтуга "Азатлык" радиосы да үз өлешен кертә. Радио хезмәткәрләре һәм Чехиядә яшәүче татарлар ел саен Прага янындагы бер авылда Сабантуй бәйрәмен оештыра. Чехиядә татар мәдәнияте белән таныштырырга Татарстаннан профессиональ артистлар бара.

Быелгы Сабантуй бәйрәменә җырчы Рамил Миндияр һәм Татарстан яңа гасыр каналының төшерү төркеме килде. Прага сабан туе турындагы видео язма “7 дней” тапшыруында күрсәтәләчәк.

XS
SM
MD
LG