Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ягулык салу урыннарын тикшерәләр


Республикада 500дән артык машина сыйфатсыз бензин салып ватылганнан соң, президент Рөстәм Миңнеханов үзе бу проблеманы игътибарга алып, хәл итәргә боерды.

15-18 июнь көннәрендә хөкүмәт вәкилләре республиканың ягулык һәм энергетика байлыкларын дөрес файдалану һәм аларның сыйфатын тикшерү идарәсе белгечләре белән бергә ягулык салу станцияләрен тикшерү рейдын үткәрәчәк.

Билгеле булганча, узган атнада зур шау-шу купты. Казан - Мәскәү юлының 788нче чакрымында урнашкан “Роснефтьпремиум” ягулык салу станциясендә бензин салган йөзләгән машина сафтан чыкты.

Республиканың ягулык һәм энергетика байлыкларын дөрес файдалану һәм аларның сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, 1999 елдан бирле әле мондый хәл күзәтелмәгән. Шәхси эшмәкәр Мөхәммәтҗановның 3 ягулык салу станциясендә начар бензин сатылган. Тикшерүләр үткәргәч бу бензинда сумала күләме тиешле 5 миллиграммнан 36 тапкырга артып, 184 миллиграмм тәшкил итүе ачыкланган. Шунлыктан сумала машиналарның двигателенә, ябышып аларны эштән чыгарган. Бу станцияләрдә ягулык бәясе 2 сумга арзанрак булуга алданучылар, хәзер 100әр мең сумга машина ремонтларга мәҗбүр. Машинаны сатучылар, гаеп аларда булмау сәбәпле, бушка төзәтүдән баш тарта. Станция хуҗасы да мәхкәмәдә үз гаебен танымыйча, машиналарны төзәтергә җыенмый.

“Роснефтьпремиум” дип аталса да, бу станцияләр “Роснефть” ширкәтенә бәйле түгел икән.

Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, соңгы елларда Татарстанда бензин сыйфаты яхшыра башлаган. “Әмма бу очрак янә, проблеманың кискен торуын күрсәтте”, ди ул.

Июнь аенда гына да Казанда бензин сыйфатын тикшерүчеләр тарафыннан 200гә якын станция каралган. Биредә ГОСТ таләпләренә туры килмәүче 18 очрак ачыкланган. Бүген Татарстанда 826 станция бар, шуларның 646 гына эшли. Ай дәвамында республикаларның бөтен ягулык станциясендә дә тикшерү эшләре үткәреләчәк, ди Гыйләҗиев.
XS
SM
MD
LG