Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Әфганстанда кыйммәтле җир асты байлыклары табылды


Американ геология белгечләре һәм Пентагон рәсмиләренең Әфганстанда яңа җир асты байлыгына тап булуы белдерелде. Әлeге матдә дөньядагы иң кыйбат материаллардан. Белгечләр әлеге матдәләрнең 1 триллион доллар кыйммәтендә булуын әйтә.

Нью-Йорк газеты хәбәренә караганда, американ геология белгечләре Әфганстанда тимер, алтын, кобальт һәм литий кебек мөһим матдәләр тапкан.

Литий металы аеруча мөһим, ул лаптоп санаклар һәм кесә телефоннары батерияләрендә кулланыла.

Хәбәргә караганда, АКШ геология оешмасы 2006 елдан башлап җир асты байлыкларын һавадан тикшерә башлаган һәм бу эштә Советлар Берелеге вакытыннан калган мәгълүматлардан файдалaнылган. Былтыр бу хактагы табышлар турында әфган хөкүмәтенә дә белдерелгән.

Генерал Давид Петраус: "Әфганстанда зур потенциаль бар. Илдә билгесезлек хөкем сөрсә дә, соңгы табыш потенциаль буларак бик мөһим", дип әйтте.

XS
SM
MD
LG