Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акчаны янда калдыру: Русия волонтерларны куллана белми


Олимпия уеннарында волонтерларның катнашуы чит илләрдә шактый гына чыгымнарны экономияләргә ярдәм итә. Сочида исә бөтенләй башка хәл күзәтелә. Һәм акчаны янда калдыру мөмкин булмаячак.

2004 елда Афинда узган Олимпия уеннары вакытында 170 мең волонтер катнашкан. Бу исә уеннарның проектында каралган хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше дигән сүз.

Бөтендөнья банкы хезмәткәрләре фикеренчә, соңгы елларда волонтерларның ярдәме нигезендә, дәүләт Олимпия казнасы 15% акчасын экономияләүгә ирешкән. Чөнки бюджеттагы акчаның күп өлеше нәкъ Олимпиадада хезмәт күрсәтүчеләргә түләүгә тотыла.

Мисал өчен 2008 елны Пекинда узган Олимпиадада чарага билгеләнгән акчаның хезмәт күрсәтүчеләргә 30% киткән. Бу әле анда 1 миллион волонтер эшләүгә карамастан. Алар булмаса исә күпме акча чыгачагын күзаллау да авыр булыр иде.

Волонтерлар төркеменең күпчелеге чара үтәчәк җирдә оеша. Гәрчә читтән килүчеләр дә кире кагылмый. Алар үз теләкләре белән бушка ярдәм итәргә әзер һәм хакимият волонтерлар хәрәкәтенә ниндидер чикләүләр дә, планнар да куймый. Барысы да ирекле.

Русия бушка эшләүчеләр арасында лаеклыларны эзли

Нәкъ шуңадыр Сочида бөтенләй башка хәл күзәтелә. Беренчедән, монда җирле халык катнашу түгел, ә гомумән Олимпиада проектына каршы чыга.

Шулай ук Русиядә волонтерлар нәкъ шул уен барган 16-17 көндә генә ярдәм итәргә тиеш дип күпләр ялгыша. Мисал өчен Афин һәм Пекинда да волонтерлар Олимпиада башланырга әле 2-3 ел вакыт булганда ук ярдәм күрсәтә башлаган иде. Һәм бу шактый акчаны саклап калуга китерде.

Әмма иң мөһиме чит илләрдә волонтерлар барлык өлкәдә эшләсә, мисал өчен компьютерларны көйләүче дә, шул ук вакытта идән себерүче булырга мөмкин, ә Русиядә волонтерлар бары “йомышчы малай” хәлендә. Аларга күбрәк “алып кил, илтеп куй” кебек эшләр генә йөкләнелә.

Шуңа күрә Сочида волонтерлар хисабына бюджет акчасын экономияләү мөмкин булмаячак. Русиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Олимпиадада волонтер буларак 25 мең кеше катнашачагын һәм моңа иң лаеклылар гына сайланып алыначагын әйтте.

Хөкүмәт тарафыннан ниндидер планнар кертү инде үзе үк кешеләрне бу волонтерлык хәрәкәтеннән читләштерә. Бушка эшләргә риза булганнар арасында да ниндидер сайлау уздыру, иң лаеклыларны билгеләү бернинди кысаларга сыймый. Шуңа чит илдә хакимият волонтерлар хәрәкәте ярдәмендә акчаларын янда калдыруга ирешсә, Русиядә өмет казнага гына.
XS
SM
MD
LG